

Социологлар мәгълүматларына караганда, күпчелек халык бүгенге Русиядә хатын-кызларның хокукы һәм мөмкинлекләре ирләрнеке белән бертигез дигән фикердә икән (61 %). Соңгы 20 елда бу күрсәткеч 11 процентка үскән. Шул ук вакытта һәр унынчы диярлек кеше (11%) гүзәл затларның мөмкинлекләре хәтта зуррак дигән фикердә.
Тикшерүләрдә катнашучыларның 41 проценты “ирләр җитәкче вазифасын яхшырак башкара” дигән фикердә, 2007 елдан алып бу күрсәткеч 11 процентка үскән. Әйткәндәй, бу фикер белән ирләр дә, хатын-кызлар да бердәй килешә.
47 процент русияле исә ирләр дә, хатын-кызлар да бердәй яхшы җитәкче була алалар дип исәпли. Бары тик 7 процент респондент кына “хатын-кызлар яхшырак җитәкче була” дип ышана.
Әти-әни ролен үтәүгә килгәндә, тикшерүләрдә катнашкан 66 процент кеше “ирләр дә, хатын-кызлар да балаларны бердәй яхшы тәрбияли ала” дигән фикерне куәтли. Соңгы 10 елда бу фикерне яклаучылар саны 10 процентка үскән.
Фото: media-street.ru