

8 Март көнне Русия Президенты В. Путин Башкортстанда яшәүче Альбина Хәйдәршинага “Герой-ана” наградасын тапшырды. Альбина ханым Башкортстаннада – беренче, Русиядә унынчы бәхетле әни булып, бу бүләккә ия булды.
Альбина һәм Винер Хәйдәршиннар Балтач районында яшиләр һәм 13 балага әти-әни булу бәхетенә ирешкәннәр. Президент кулыннан “Ата-ана даны” орденын алар 2014 елда алганнар иде. Ә инде 2022 елда “Герой-ана” исеме яңадан торгызылгач, Альбина Хәйдәршина ил Президенты кулыннан икенчегә дәүләт бүләге алды.
Олы данга лаек булырдай гаиләләр күп яши Башкортстаныбызда. Шуларның берсе, Благовещен районында яшәүче Шичиннар турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде. Ошмянка авылыннан Минизаһидә һәм Владимир Шичиннар бергә 37 ел гомер кичерәләр. Шул вакыт эчендә алар 3 бала тудырып, 1 сабыйны кызлыкка алып, тагын да 47 баланы тәрбиягә алырга өлгергәннәр.
Республика Башлыгы гаиләнең ничек итеп барсына да өлгерә алуына сокланып туя алмады: шулкадәр балага тәрбия бирү белән бергә, йортны һәм бакчаны, хуҗалыкны да алып барырга кирәк бит әле!
Булдыклы гаилә барсына да өлгерә. Әти кеше уллары белән печәнен һәм утынын әзерли, хуҗалыкны тәртиптә тота. Шул ук вакытта аларны машинада йөрергә өйрәтә. Егетләрнең барсы да, бер авырлыксыз имтиханнар тапшырып, водитель хокукына ия була баралар икән.
Кызлар – әни карамагында. Ул театр түгәрәге һәм ике бию коллективы оештырган. Балалар иҗади номерлар белән төрле фестивальларда һәм конкурсларда катнаша. Авылдагы бер чара да Шичиннар катнашлыгыннан башка үтми. Балалар, өлкәннәр белән бергәләп, балалар мәйданчыгы төзергә булышкан, ә үткән елда Орлов авыл советы җирлегендә мәчет төзегәннәр.
2021 елда Радий Хәбиров ирле-хатынлы Шичиннарны “Ата-ана даны” медале белән бүләкләгән иде.