Җәмгыять
9 март 2023, 05:40

Эшсезләрне санаганнар

2023 елның гыйнвар ахырына  Башкортстанның мәшгульлек үзәгендә  17,9 мең кеше исәптә торган, шуларның 15,4 меңе – рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр. Бу хакта республика статистиклары  хәбәр итте.

Төбәктә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе  эшче куллар санына карата 0,8 процент күләмдә тәшкил иткән.

“Гыйнвар аенда эшсез статусын 2,8 мең кеше алды.  Башкортстанның 1,4 мең кешесе, киресенчә, эш тапканнар”, – диләр Башстатта.

Республиканың вакансияләр банкында гыйнвар ахырына 41 мең буш эш урыннары исәпләнгән. 2022 елның декабре белән чагыштырганда бу 3,3 процентка азрак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас