Җәмгыять
9 март 2023, 08:09

39 җир кишәрлеге җәлеп ителгән

Республикада “Төзелеш өчен җир” проекты кысаларында 2023 ел башыннан алып торак төзелешенә  Октябрьский һәм Благовещенск шһәһәрләре территорияләрендә гомум мәйданы 3,5 гектарда урнашкан 39 җир участогы җәлеп ителгән.

–2023 ел февраленә булган мәгълүматларга ярашлы,  төбәкнең 21 муниципаль берәмлегендә   торак төзелешенә җәлеп итәрдәй потенциалга ия  гомум мәйданы 1286 гектар тәшкил иткән   529 җир кишәрлеге ачыкланган. Шуларның 49ы күп катлы һәм шәхси торак төзелешенә   җәлеп ителгән дә инде, – дип сөйләде  БР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе  Пётр Клец. – Төбәк командасы белән бергән 2023 елда без  гражданнар һәм инвесторлар ил өчен бердәм Публичная кадастровая карта санлы сервисы  аша  төзелеш өчен уңайлы җирләрне сайлап ала алсын өчен, буш җир кишәрлекләрен ачыклау буенча эшне дәвам итәбез.

Ведомствода билгеләүләренчә, 49 җәлеп ителгән җир кишәрлекләренең 22се шәхси торак төзелешенә бирелгән. Җәлеп ителгән җирләрнең күбесе Бәләбәй, Благовещенск, Октябрьский һәм Салават шәһәрләрендә  урнашкан. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас