Җәмгыять
8 март 2023, 10:33

Хатын-кызлар – серле дөнья...

Килешәсезме?

romanticcollection.ruromanticcollection.ru
romanticcollection.ru

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Бүген яз һәм гүзәллек бәйрәме дип кабул ителгән бу көннең тарихы җитди сәяси сәбәпләргә барып тоташа.

Ул XX гасыр башында хатын-кызларның җәмгыятьтә тигез хокуклары өчен көрәшеннән башланып китә. Американың бер төркем хатын-кызлары, Чикаго урамнарына чыгып, сәяси хокукларының тигезләнүен, үзләренә карата хөрмәт таләп итәләр. Җиде елдан соң бу таләпләр дәүләт күләмендә кабатлана. Шуннан соң АКШта хатын-кызлар көне игълан ителә.

Халыкара хатын-кызлар көне Германия коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул 1910 елда Копенгагенда узган Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен булдырырга тәкъдим итә. Бу көнне хатын-кызлар үз проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү өчен митинглар уздыруны традициягә кертә. Беренче булып Халыкара хатын-кызлар көнен 1911 елның 19 мартында Германия, Австрия, Дания һәм Швейцариядә билгелиләр.

1913 елның 2 мартында Русия хатын-кызлары да үз хокукларын яклап митингларга чыга. 1966 елдан башлап илдә 8 март − Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Советлар Союзы таркалса да, бәйрәм үз урынында калды һәм 2001 елның 30 декабрендә кабул ителгән Хезмәт кодексына ярашлы, эшләми торган көн булып исәпләнә.

Бу көнне гүзәл затларыбыз йорт мәшәкатьләреннән дә ял итәр, мөгаен. Югыйсә, хатын-кызның йорт-курадагы эше тавык чүпләсә дә бетә торган түгел, өстәвенә, күбесе күзгә дә күренми әле ул. Ә бит бүген хатын-кызларның күбесе хөкүмәт эшендә дә эшли, дөнья йөген ир-атлар белән бертигез тарта. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки статистика саннарына күз салсак, көчле затларга караганда гүзәлләр күбрәк. Соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 2022 елның гыйнварында Башкортстанда 2,156 миллион хатын-кыз һәм 1,934 миллион ир-ат исәпләнгән. Ягъни 52,7 процентка 47,3 процент туры килә.

Ил буенча, узган ел башында 67,7 миллион ир-ат һәм 77,9 миллион хатын-кыз яшәгән. Бу инде, уртача алганда, 1 мең көчле затка 1151 гүзәл зат  туры килә дигән сүз. Мондый күңелсез нисбәтнең сәбәбе ир-атлар арасында үлем күрсәткече югары булуга бәйле, диләр Росстат хезмәткәрләре. Чөнки, гадәттә, яңа туган 100 кыз балага якынча 105 малай туры килә. Әмма 30 яшьне узганнан соң, бигрәк тә 35-36 яшлекләр арасында гүзәл затларның саны өстенлек ала башлый. Илдә нибары ике төбәктә – Камчатка краенда һәм Чукот автоном округында гына – ир-егетләр күбрәк икән.

Русиядә хатын-кызлар белән ир-атлар нисбәте үзгәрү процессы тиз бара, диләр. Мәсәлән, Евросоюз илләрендә әлеге нисбәт 50 яшьләр тирәсендә генә үзгәрә башлый. Бездә исә 2021 елда 65 яшьлекләрнең өчтән ике өлешен гүзәл затлар тәшкил иткән булса, 85 яшь һәм аннан өстәгеләр арасында инде аларның саны ир-атларныкына караганда 3,2 тапкырга артып киткән.

Бүген Башкортстанда хатын-кызлар икътисадның бар тармакларында да эшли. Шулай да аларның күбесе сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкә, сәүдә һәм җәмәгать туклануын сайлый. Эшләп йөрүче хатын-кызларның уртача яше – 41. Әйткәндәй, икътисад тармакларында эшләүче гүзәл затларыбызның күбесе, ир-атлар белән чагыштырганда, югары белемгә ия.

Замана хатын-кызлары арасында акыллы сәясәтче, оста җитәкчеләр дә  байтак. Шулай да гүзәл затларның бу тормыштагы мөһим роле – ул, әлбәттә, әни булу. Һади Такташ та бит: “Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – Ана булуда”, – дигән.

Бу мәсьәлә килгәндә, бүген беренче баласын 30 яшьләр тирәсен генә табучылар күбәйгән. Хәер, ничә яшьтә ана булсалар да, ул хатын-кызны бизи. Иң мөһиме – аналар да, сабыйлар да сәламәт булсыннар.

Бу дөньяда һәр гүзәл затка хатын-кыз бәхетендә яшәргә язсын!

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас