

Украина милләтчеләре кулга алган 90 рус хәрбие ике яклы килешүләр һәм сөйләшүләрдән соң азат ителде. Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә 2023 елның 7 мартында хәрбиләребез туган якларына кайтарылган.
Аларның гаиләләренә һәм якыннарына шуңардан да зур шатлык һәм сөенеч бар микән?
Украина Кораллы көчләр солдатларының, аеруча милләтчеләренең, Русия армиясе сугыш әсирләренә карата коточкыч мөгамәлә итүләре турында хәбәр ителә килде. Мәсәлән, Луганск Халык Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Виктория Сердюкова, украиннарның әсирлектә русия хәрбиләрен салкын вакытта дистә сәгатьләр урамда тотулары, аларга бүлмәгә керү түгел, хәтта утырып торырга да рөхсәт итмәүләре хакында сөйләде. Физик көч куллану турында сөйләп тору да артык...
Чыганак: kp.ru
Фото: Александр Котц