Җәмгыять
7 март 2023, 14:11

Махсус хәрби операциядә хатын-кызлар да катнаша

Күпме алар?

"Известия""Известия"
Фото:"Известия"

Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә 1,1 мең хатын-кыз катнаша, дип белдерде РФ оборона министры Сергей Шойгу. Аның сүзләренчә, аларның һәр өченчесе дәүләт бүләкләренә лаек булган. Бу хакта хәрби ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр Оборона министрлыгының селектор киңәшмәсендә гүзәл затларның махсус операциядә катнашуы хакында сөйләде. Русия армиясендә 39 меңнән артык хатын-кыз исәпләнә, аларның 5 меңгә якыны – офицерлар.

"Оборона министрлыгы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән намус белән хезмәт иткәннәре, кушылган эшкә профессиональ һәм зур җаваплылык белән якын килгәннәре өчен Русия армиясендәге барлык хатын-кызларга рәхмәт сүзләре әйтәсем килә", - диде ул.

Русия Украинада махсус хәрби операцияне узган елның 24 февраленнән бирле үткәрә. РФ Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә аның башлануы турында игълан иткән иде.

Чыганак: mil.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас