

Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 2022 елда ил халкы Башкортстанда ял итүне өстен күргән. Бу хакта рейтингтан күренә. Русия регионнары рейтингы шифаханәләрдә ял итүчеләрнең санын анализлау нигезендә төзелгән.
Тикшеренүләр барышында белгечләр Башкортстанга бер мең кешегә 60 ял итүченең туры килүен ачыклаган. Аннан кала Пермь крае (50), Удмуртия (46), Киров өлкәсе (44) һәм Чуашстан (43) килә.
Гомумән алганда, Русиядә ял итү өчен иң популярлары-Краснодар крае курортлары (мең кешегә 323 ял итүче), Ставрополь (226) һәм Кырым (213). Башкортстан ил буенча 8 нче урынны били.