

Уфада «Zasport» брендының спорт һәм көндәлек кием кибете ачылды.
Ул "Планета" сәүдә үзәгендә урнашкан. Компаниянең генераль директоры Николай Ступаков сөйләвенчә, бу - брендның иң зур кибете. Аның мәйданы 200 кв.м. Бу компаниянең башка кибетләре Мәскәүдә, Сочида, Анапада, Ялтада, Чиләбедә, Түбән Новгородта һәм Калининградта урнашкан.
Уфа кибетендә брендның бөтен коллекцияләре бар. Апрельдә «Алга» оешмасында спорт киемнәре фабрикасы ачылачак. Ул елына 500 меңнән артык әйбер тегүгә исәпләнгән. Заводта 320 кеше эшләячәк.
- Без спорт киемнәренең барлык төрләрен җитештерәбез, Олимпия уенчылары, профессиональ һәм һәвәскәр командалар, барлык спорт сөючеләр өчен тегәчәкбез. Сатып алучыларга безнең киемнәр ошаячак», - диде «Zasport» оешмасының генераль директоры.