+28 °С
Болытлы


Тиздән хатын-кызлар бәйрәме җитә. Ир-атлар 8 Март алдыннан күпләп микрозаймнар ала башлаганнар.
Быел 8 мартка займның сорала торган уртача суммасы 7,4 мең сум тәшкил иткән — бу узган ел белән чагыштырганда 25%ка кимрәк (9,3 мең сум), дип хәбәр итә ТАСС.
Ир-атлар бүләк итәргә планлаштырган иң популяр бүләкләр арасында - ювелир эшләнмәләр (9%), парфюмерия һәм косметика (13%), чәчәкләр (12%), бүләк сертификатлары (14%) бар.
Апалар, сеңелләр, ә сезнең 8 Март бәйрәменә нинди бүләк аласыгыз килер иде?
Фото: tacon.ru