

Озын гомерлеләр янында.
Фәрит абый Әхтәмов сихри табигатьле, кечкенә Бүләк авылында туган. Кендек каны тамган газиз нигезеннән санаулы вакытка гына аерылып торган, бөтен яшәешен, язмышын, тырышлыгын туган җире белән бәйләгән Фәрит Хөснияр улы шушы көннәрдә 90 яшен тутырды. Олпат яше тулу уңаеннан юбилярны авыл, район хакимияте, ветераннар советы исеменнән өйләренә барып тәбрикләдек. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль сәлам җиткерде.
Кунакчыл йортта, балалары уртасында хөрмәткә коенып утырган Әфидә һәм Фәрит Әхтәмовларның шатлыкларын уртаклашу, үткәннәрне искә алу бернигә алыштыргысыз кадерле минутлар ул.
Фәрит Хөснияр улы 1952-1955нче елларда армия сафларында хезмәт итә. Бакалыда механизаторлар курсын тәмамлап кайткан типсә тимер өзәрлек егеткә техниканы ышанып тапшыралар. Гомеренең һәр хезмәт таңын чын дустына әверелгән тракторы янында каршылый ир-егет.
Фәрит абый чын җир кешесе – тимер бәдәнле, тынгысыз йөрәкле, булдыклы, оста, яшьләргә остаз, хезмәттәшләренә үрнәк, чын хезмәт алдынгысы.
Пәһлеван кебек ир-егет тимер атларның да иң куәтлеләрен йөгәнләде. Нинди җаваплы эш булса да, “Фәрит!” дип, аңа ышандырып тапшырдылар. Фәрит абыйның төн йокыларын йокламый, “ДТ”сын күңелле гөрләтеп, зур басуларда җир сөреп йөргән данлы хезмәт еллары артта калмаган да кебек. Тирләп-пешеп, яратып эшләгән эшеннән канәгатьлек алган, һәрвакыт елмаеп торучы, кояшта янган, чибәр йөзле, көр күңелле Фәрит абый гел күз алдында.
Данлыклы игенче, механизатор абыебыз күптән лаеклы ялда, аның исәнлеген белешеп тору якташларга хас матур сыйфат. Эшкә уңган, тугры дус, ярдәмчел Фәрит Хөснияр улы бар яклап та абруйлы, тирән хөрмәтебезгә, соклануга лаек агабыз. Ул туган ягында гына түгел, районда, республикада билгеле хезмәт алдынгысы, хөрмәтле аксакалыбыз. 50 елдан артык хезмәт стажына ия Фәрит абый. Шуның 40 елында тракторчы булып эшләде. Коммунистлар партиясенең актив әгъзасы, авыл советы депутаты, партия җыелышларының почетлы делегаты булды. Хөкүмәтебез һәрвакыт югары уңышларга ирешкән тырыш механизаторның хезмәтен югары бәяләде: 1975 елда –“Почет билгесе“ ордены белән бүләкләнде, 1993 елда – “Хезмәт ветераны”, 1995 елда “Районның шәрәфле гражданины” исеменә, “В. И. Ленинның тууына -100 ел” юбилей медале, БАССРның Югары Советы Мактау грамотасына лаек булды.
Ә иң зур стажы – Әфидә Шәрифҗан кызы белән бергә үткән еллары. Әхтәмовлар балалар тәрбияләп үстереп, 66 ел бәхетле гаилә булып яши. Алар бар яклап та матур үрнәк. Тынгысыз ир-егет 90 яшендә дә бирешергә таба түгел. “Хәзер тракторга утырып чыгып китәр идем, техникасы гына юк!” дип, үзеннән күпкә яшь ирләр йөрәгенә очкын сала әле Фәрит абый. Булдырыр да! Сүнмәс яшәү дәрте, имәннәрдәй ныклык, сәламәтлек, тигез гомерләр телибез хөрмәтле ил агасы Фәрит Хөснияр улына. Илгә күрсәткән игелегегезнең савапларын тоеп хәерле гомер итегез! Рәзифә СӘЛӘХОВА, ветеран – укытучы, Чакмагыш районы Рәҗәп авылы хакимияте ветераннар советы рәисе.