

Ай саен ай гүзәлләре билгеләнеп бара.Бу юлы Шаран сылуы иң күп тавыш җыеп, җиңү яулады.
Энҗе Салават кызы Бакирова М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 3 курс студенты.
Шаран районы Мичуринский авылында туып-үскән кыз мәктәптә укыган елларыннан ук актив, тырыш, уңган.
Студент тормышын да күңелле һәм файдалы үткәрә. Студентлар отряды составында Санкт-Петербург шәһәрендә поездда проводница булып эшләгән. Бик күп шәһәрләр белән танышкан, дуслар тапкан. Әлбәттә, төрле мохит, кешеләр, дөнья белән танышу бай тәҗрибә тупларга, сәяхәтне мавыктыргыч ясарга ярдәм иткән. Энҗе Бакирова шундый сәяхәтләр ярата.