Җәмгыять
3 март 2023, 08:12

Фатирның хуҗасы кем?

Хәзер бу сорауга җавап табуы авыррак булачак. 

urdek.ruurdek.ru
urdek.ru

1 марттан бу сорауга җавап табуы авыррак булачак. Чөнки Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) өземтәләрдә милекченең исем-шәрифләре күрсәтелми башлый.

Бу өземтәне милек хуҗасы булмаган өченче шәхесләр сораткан очракларга кагыла. Тулы мәгълүмат берничә очракта гына биреләчәк: беренчедән – әгәр милекче Росреестрга мәгълүматларны “ачу” турында гариза бирсә, икенчедән – җитди сәбәпләр булганда нотариус аша. Шәхси мәгълүматларны алу мөмкинлеге тормыш иптәшләрендә, шулай ук кайсыбер дәүләт органнары хезмәткәрләрендә һәм нотариусларда саклана.

Бу яңалык гражданнарның шәхси мәгълүматларын мошенниклардан сакларга ярдәм итәчәк, диләр.

Шуны да әйтергә кирәк: әлеге үзгәреш милек хуҗасы булган юридик шәхесләргә кагылмый. Алар турында мәгълүмат элеккечә ачык кала һәм ЕГРНнан өземтәдә күрсәтелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас