

Башкортстан Республикасының экспортларны хуплау үзәге “Ңкспортка җәлеп итү динамикасы” номинациясендә беренче урынны яулады. Шулай ук алар “Яэа хатын-кыз экспорты” һәм “Креатив җәлеп итү” номинацияләрендә икенче урынга лаек булды.
Конкурста Русиянең 82 төбәгеннән үзәкләр катнашкан. Бу турыда 2 март көнне үткән “Хатын-кыз-эшкуарлар белән әңгәмә” утырышында билгеле булды. Киңәшмәне РФ Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко алып барды.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә эшкуар хатын-кызлар белән эш ничек алып барылганлыгы турында сөйләп үтте.
Чыганак: pravitelstvorb.ru