Җәмгыять
3 март 2023, 17:19

"Атайсал" Дүртөйлегә җыйды

"Минем кече Ватаным - Атайсал" дүртенче форумы Башкортстанның 10 муниципалитетыннан катнашучылар җыйды.

"Атайсал" Дүртөйлегә җыйды"Атайсал" Дүртөйлегә җыйды
"Атайсал" Дүртөйлегә җыйды

Бүген Дүртөйле шәһәрендә Агыйдел, Нефтекама, Бөре, Благовещен, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Краснокама, Кушнаренко һәм Яңавыл рацоннарв вәкилләре җыелды. Форум муниципалитетлар әзерләгән күргәзмәләрне караудан башланды. Анда гамәлгә ашырылган төрле проектлар тәкъдим ителгән иде. Әйтик, Дүртөйле районында гына программа ачылганнан алып 248 проект гамәлгә ашырылган. Шуның 180е - былтыргы елда . Эшкуар Рөстәм Гыйләҗетлинов Түбән Манчар авылына юл салдырган. Район Советы депутаты, Ленин исемендәге племзавод директоры Альберт Дәүләтбаев берничә проектка ярдәм күрсәткән: туган Суккул авылында мәчет төзеткән, авыл мәдәният йортында ремонт ясаткан, хоккей тартмасы төзегәннәр һәм бөтен хоккейчы малайларга киемнәр сатып алган. Мәмәдәл авылында үзләренең Кайгылы ана һәйкәле булачак. Аны рәсми ачу апрель аена планлаштырылган. Кунаклар һәйкәлнең нинди буласын күрде. Форумда катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү темасына зур игътибар бүлде. "Атайсал"ның да мөһим юнәлешләренең берсе. Форкмнвң программасы бай булды: төрле темаларга түгәрәк өстәлләр үтте. Исегезгә төшерәбез, "Атайсал" проекты республика җитәкчесе Радий Хәбиров тәкъдиме белән башланып китте. Аның дәвамы булып 2023 елны Радий Фәрит улы "Кече Ватан өчен файдалы эшлэр елы" дип игълан итте. Ул үзенең нәтиҗәле булуын исбат итте. 5 майда "Атайсал" ның республика форумы Уфа шәһәрендә үтәчәк. Чыганак: Башинформ.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас