

Намаз укыган өчен аларны сакчылар хәлләре беткәнче кыйныйлар...
1947 ел. Воркутадан ерак түгел яңа шахта төзергә җибәрделәр. Безнең бригадада ике мулла да бар, бертуганнар, абыйлы-энеле. Җомга көннәрендә намаз укыйлар, аларны шуның өчен лагерь хуҗасы кушуы буенча, сакчылар хәлләре беткәнче кыйныйлар. Монда эләккәнче төрле лагерьларда булганнар инде. Намаз укыганнары өчен бер җирдә дә яратмаганнар. Аларны берсе дә үзләрендә тотарга теләми. Безнең начальник та алардан котылырга уйлаган.
Бер җомганы, теге ике агалы-энеле туганнар тагын җомга намазына бүленгәч, сакчылар алты эт алып килделәр. Ач этләрнең улавы котны алырлык иде. Лагерь хуҗасы намаз укучыларны алып килергә боерды. Тоткыннар тынсыз калдылар, моның нәрсә аңлатканын белә идек без. Алты ач эт аларны эх тә итми ботарлап, ашап бетерәчәк иде... Менә аларны алып килделәр: алдан абыйсы, артттан энесе килә. Теге алты ач этләрне бәйдән ычкындырып җибәрделәр. Үзләре янына этләр чабып килгәнне аңлап, тегеләр аларга каршы борылып бастылар. Икесе дә кулларын өскә күтәреп, иреннәрен кыймылдаттылар. Менә-менә ач этләр аларны өзгәләп ташласын аңлап, башларыбызны аска идек. Кайберәүләр куллары белән йөзләрен каплады, кемнәрдер бу явызлыкны күрмәс өчен борылып бастылар.
Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Теге икәү янына килеп җиткән ач этләр алар тирәсендә әйләнеп йөри башлады. Ачуланып өргән тавышлары тынды, этләр, хуҗаларын күргәч, сөенечтән чинаган тавыш чыгара бит, болар да шулай итеп алар тирәсендә койрык болгап йөри башладылар. Ач этләрнең бу хикмәтләрен аңлап булмый иде. Менә алар теге ике мулланың аякларын ялый башладылар. Этләрнең тавышлары тәмам булгач кына, без тегеләрнең ниндидер көйгә дога укуларын ишеттек. Аларның “Аллаһу Акбар!” дигән тавышлары йөрәкләрне телә иде. Тоткыннар гына түгел, сакчылар да кычкырып еладылар.
Лагерь начальнигының да йөзе үзгәргән иде. Ул беркемгә бер сүз дәшмичә китеп барды. Бер каравылчы этләрне сызгырып чакырып алды, теге икәүгә башкалар янына басарга кушты. Мин аңладым: Бөек Көч бар! Тырыша-тырыша Аның юклыгын исбатларга омтылсалар да, Ул бар! Җир йөзендәге барлык көчләрне бергә кушсаң да, җиңеп булмаслык Көч бар!..
Авторы билгесез.
Җомга көннәребез мөбарәк булсын!