

КПРФ мәктәпләрдә Җиңү Байрагы күчермәсен РФ әләме белән бергә күтәрү турындагы проектны Дәүләт Думасына кертте.
Авторлар сүзләренчә, закон проектын яшьләр арасында патриотик карашларны үстерү һәм тарихны өйрәнү әһәмиятенә игътибар юнәлтү максатында эшләгәннәр.
Моңа кадәр республикада Җиңү көнендә дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары биналарында РФ һәм БР, муниципаль берәмлек әләмнәре белән беррәттән Җиңү Байрагы күчермәсе дә эленәчәге билгеле булды. “БР власте органнарының Җиңү Байрагы күчермәләрен куллануы турында”гы закон проекты Дәүләт Җыелышы депутатлары тарафыннан беренче укуда кабул ителгән иде.
Чыганак: bashinform.ru