Җәмгыять
2 март 2023, 11:45

Иң булдыклы хатын-кызларны данладылар

Уфада “Хатын-кыз – милләт анасы” VII Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

Иң булдыклы хатын-кызларны  данладыларИң булдыклы хатын-кызларны  данладылар
Иң булдыклы хатын-кызларны данладылар

2 мартта Уфада “Хатын-кыз – милләт анасы” VII Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

     Проектның максаты бик тә күркәм – тормыш символы, илһам чыганагы, гаилә учагын саклаучы, балаларыбызда тормыш кыйммәтләре тәрбияләүче, шул ук вакытта җәмәгать тормышында актив катнашучы булдыклы, актив хатын-кызларны данлау.

       “Башкортстан Республикасы башкорт хатын-кызлары җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, филология фәннәре докторы Гөлнур Галинур кызы Колсарина җитәкчелегендәге  проект республика күләмендә елдан-ел зур әһәмияткә ия була бара.

      “РФ Халыклар Ассамблеясе” оешмасы белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелу нәтиҗәсендә быел конкурска илнең 24 төбәгеннән кушылдылар, 500дән артык гариза килгән.

    Быел конкурс  финалының төп лейтмотивы – патриотизм, туган илебезгә карата мәхәббәт! Шуңа күрә чарага Русия геройларының, СВОда һәлак булганнарның,  бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларның газиз әниләре чакырылды. Тантанада һәлак булганнан соң Русия Герое исеменә лаек булган батыр сугышчылар - Игорь Нәсибуллинның, Максим Серафимовның,  Тамерлан Илһамовның әниләре катнашты. Батырлыгы белән күпләрне сокландырган, хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булган Тәтешле егете Фәнис Хөсәеновның әнисе Фәридә ханым да бу матур чарага чакырылган иде.

      Бүгенге тормышыбызны, чынбарлыкны күз уңында тотып, СВОда катнашучыларның әниләре һәм пандемия вакытында бар тырышлыкларын салып эшләгән, Донбасс халкына ярдәм күрсәткән, махсус хәрби операция вакытында хәрбиләребезгә госпитальләрдә булышкан медицина хезмәткәрләре өчен ике яңа номинация булдырылды.  

     10 номинациядә җиңгән лидер-хатын-кызларыбызга проект партнерларыннан кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды. Ә иң лаеклыларга югары бүләк – Башкортстан республикасының башкорт хатын-кызлары хәрәкәтенең танылган активист Рабига Кушаева исемендәге “Хатын-кыз – милләт анасы” медале тапшырылды. Бүгенге көндә республикада һәм Русия төбәкләрендә, БДБ илләрендә 200дән артык хатын-кыз әлеге медаль белән бүләкләнде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас