

БРның Дәүләт Җыелышы-Корылтаенда командировочный акчаларын арттыру башлангычы белән чыкканнар. Тиешле закон проектын Дәүләт Думасына юнәлткәннәр.
Депутатлар язган хезмәт кодексындагы үзгәрешләр командировочныйларның тәүлеклек күләменә кагыла.
Парламент рәисе Константин Толкачёв сүзләренчә, гамәлдәге законнарга ярашлы тәүлеклек 100 сум командировочныйлар кем әйтмешли, хан заманында – 2002 елда кабул ителгән булган. Ул вакыттан алып товарлар һәм хезмәтләргә бәяләр шактый артты, а командировочныйлар күләме бер тапкыр да каралмады, ди спикер.
“Бүген бу сумма төшке аш бәясен дә капламый. Тәүлеклек командировочныйлар күләме куллану бәяләренә ярашлы индекс белән үзгәрсен өчен аны индексацияләнә торган күрсәткечкә – хезмәт хакының минималь күләменә – бәйләү урынлы булыр иде. Бу очракта тәүлеклек командировочныйлар МРОТның 1/30 күләмендә билгеләнәчәк. Сумма МРОТ индексацияләнгән саен автомат рәвештә үзгәрәчәк”, – диде Константин Толкачёв.
Чыганак: bashinform.ru