Җәмгыять
1 март 2023, 11:21

Тәрбия эшенә хәрбиләр алына

Үсмерләрне системалы тәрбияләү – төп бурыч!

Тәрбия эшенә хәрбиләр алынаТәрбия эшенә хәрбиләр алына
Тәрбия эшенә хәрбиләр алына

Үсмерләрне системалы тәрбияләү – төп бурыч!

 

Русия президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко: “Үсмерләрне системалы тәрбияләүдән дә мөһимрәк бурычлар, дәүләт өчен, чынлап та, юк. Бүген аеруча, яшьләрне патриотик хәрәкәткә җәлеп итү мөһим”.

 Март урталарында “Машук” белем бирү үзәгендә хәрби хезмәт үткән, яшьләр белән патриотик тәрбия алып барасы ир-егетләр өчен укыту программасы эшли башлаячак. Сергей Кириенко сүзләрен ТАСС китерә.

Запастагы хәрбиләрне укыту “Синең герой” проекты кысаларында алып барылачак. Бу СВОда катнашкан егетләрне тыныч тормышка күнектерү эшләре дә, аларны патриотик тәрбия алып барылучы үзәкләргә, шулай ук югары уку йортларына, яшьләр үзәкләренә, “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлекчәләренә, балалар лагерьларенә, хәрби-патриотик клубларга һ.б. эшкә урнаштыру да,

Проект Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның "Роспатриот"  программасы кысаларында эшли.

Фото: sev.gov.ru

Тәрбия эшенә хәрбиләр алына
Тәрбия эшенә хәрбиләр алына
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас