Җәмгыять
1 март 2023, 08:45

Кар тоткынлыгында...

Сезнең якларда да кар күп яудымы, дуслар?

Кар тоткынлыгында...Кар тоткынлыгында...
Кар тоткынлыгында...

Соңгы көннәрдә кар күп яуды. Күпчелек ишек аллары кар тоткынлыгында калды. Нәтиҗә буларак,  зарланулар да күбәйде. Шулай булмый ни, кемнең иртә таңнан кар баскан юлдан үтәргә тырышып та, бер урында таптанырга мәҗбүр булган машинасын этеп, эшенә  соңга каласы килсен?

    Мул яуган кар күпчелек урамнарда транспорт хәрәкәтен параличлады. Бу хакта  гражданнарның аһ-зарлары ачык сөйли: “Бөре шәһәре кар эчендә калды. Урамнарны чистартмыйлар. Бөре хакимияте, халыкны күпме мыскыл итәргә була? Без, Көньяк-Көнбатыш, Никольский микрорайоннарында яшәүчеләр, өченче көн инде машина белән чыга алмыйбыз. Видеокүзәтү камераларыннан карап та күрергә була – бу тарафларга трактор килми. Бөтен шәһәр чистартылмаган”, - дип зарланган Юлиана К.

   Ишембай шәһәре халкын да шушы проблема борчый. Гүзәл исемле ханым да: “Юлларны кар басты, ишек алдыннан чыга алмыйбыз, - дип аһ-зарын җиткергән. – Районыбызга өстәмә техника соравыбыз беренче кыш кына түгел. Трактор үз эшен җиренә җиткереп башкара алмый, мәңге ватык.  Юлларны кар эттергеч белән киңәйтегез дип үтендек, заявкалар калдырдык. Ләкин безне ишетүче юк. Ничек итеп сабыйлары булган гаиләләр аларны балалар  бакчасына, мәктәпкә  илтәргә тиеш? Ә дәваханәгә, эшкә ничек барырга? Хәтта “ашыгыч ярдәм”, я булмаса педиатр да чакырта алмыйбыз бит”.

      “Уфаның Докында да хәлләр мактанырлык түгел: ишек аллары бәйрәм көннәрендә кар эчендә утырды. Янәби урамыннан чыгу бер бәла. Кар чистартучы техниканы эшкә төнен генә чыгару дөрес түгел дип уйлыйм. 22.00-24.00 сәгать аралыгында эшлиләр дә, ә иртәнгә бит тагын бөтен җирне кар баса. Әйтерсең дә, чистартмаганнар да. Элек урамнарны кардан иртәнге сәгать биштә тазарта башлыйлар иде. Халык эшкә киткәнче, тазартылган була иде. Ә хәзер? Халык чиста урамнар күрергә тилмереп яши”.

                                            ******

      Кар күп, урамнар, ишек аллары чистартылмый дигәннән. Уфа шәһәре хакимиятендә үткән оператив киңәшмәдә башкала мэры Ратмир Мәүлиев торак йорт ишек алдында кардан чыга алмаган “ашыгыч ярдәм” машинасы белән бәйле хәлгә карата фикерен җиткерде. Эш шунда – социаль челтәрләрдән файдаланучылар Октябрь проспектының 23нче санлы йорты янында “ашыгыч ярдәм” машинасының кар тоткынлыгыннан чыга алмавы турында хәбәр иткәннәр. Аларга ярдәмгә икенче бригада килгән.

     “Ашыгыч ярдәм” ишек алдында карга баткан. Бу бит башка сыймаслык! – ди башкала хакимияте башлыгы. – Мондый хәлнең кайчан булганы булды? Кайда күрелгән?! Шушы ук йортта торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе дә урнашкан”.

     ТКХ җитәкчесе әлеге ишек алдын күптән түгел генә кардан тазартулары турында әйткәч, Ратмир Мәүлиев аның сүзен бүлеп, эшләрнең башкарылуы турындагы дәлилләрне күрмәве турында белдерде. Ул әлеге инцидент нәтиҗәләре буенча кадрларны алмаштырачагы турында әйтте.  Кемгә кагылыр бу карар, әлегә билгесез.

     “Әгәр вакытыгыз җитми икән, кулыгызга көрәк алыгыз да чыгып, эшне оештырыгыз. Җилкәгездә нинди җаваплылык ятканын аңларга тиешсез.  Ни өчен җавап биргәнегезне онытмагыз: кешеләр язмышы, кешеләр гомере, аларның уңайлы һәм хәвефсез тормышы өчен. Бер кадрны алыштыру буенча карар кабул иттем инде. Эшләргә теләмиләр икән, мәҗбүриләмим”, - диде Ратмир Мәүлиев.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас