“Башкортстанда 2019 елдан башлап 6680 гаилә шәхси торак йортларны газлаштыру сертификатлары ярдәмендә газга кушылды”, - дип сөйләде БР Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин 28 февральдә БСТ телеканалының туры эфирында үткән брифингта.
- Башкортстанда 2019 елдан торак йортны газлаштыруга сертификатлар тапшыру тәртибе кабул ителде. Газпром газны җир участогы чигенә кадәр үткәрә, ә кайбер категория гражданнарга эшләрне башкаруга һәм тиешле җиһазлар сатып алуга республика исәбенә сертификат бирелә, - диде Егор Родин.
Брифингта сүз нәрсә турында барды? Газлаштыруга кагылышлы нинди мөһим яңалыкларны белергә тиешбез? Кыскача шулар турында бәян итәбез.
- БР Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин сертификатка Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары, шулай ук инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган күпбалалы гаиләләр ия, дип өстәде.
- 2023 елның 1 гыйнварыннан сертификат номиналы 100 мең сум тәшкил итә.
- Торак йортны газлаштыру сертификатларын хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары алала.
- БР Гаилә һәм хезмәт министрының беренче урынбасары Ольга Кабанова күп балалы аз керемле гаиләләр категориясенә аерым тукталды. Башкортстанда өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаилә күп балалы гаилә булып исәпләнә.. Мондый гаилә сертификатка дәгъва итә алсын өчен, гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме төбәктәге җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш (бүгенге көндә ул безнең төбәктә 12 650 сум тәшкил итә).
- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары, СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары газлаштыру өчен сертификатны, ихтыяҗ булмаса ла, алалар.
- Вентиляция каналларын һәм төтен йөри торган юлларны ремонтлау, тикшерү һәм чистарту өчен идарә итүче компания яки ТСЖ җаваплы .
- Бүгенге көндә Башкортстан территориясендә 16,5 мең күпфатирлы йорт газлаштырылган.
- 2023 елның 22 февраленә республикада 13 муниципалитеттагы 87 күпфатирлы йорт газдан өзелгән, шулардан 73 йорт (1, 299 фатир) өлешчә, 15 йорт (698 фатир) газдан тулысынча сүндерелгән. Йортларны газдан өзгәннән соң тиешле эшләр башкарыла һәм белгечләр газ белән яңадан тәэмин итәләр.
- Идарә итүче компания һәм күпфатирлы йортлардагы биналарның хуҗалары вентиляция каналларын тикшерү өчен махсуслашкан оешма белән килешү төзергә һәм соңыннан ремонт эшләрен башкаруны тәэмин итәргә тиеш.
- Елына ким дигәндә өч тапкыр төтен һәм вентиляция каналларын тикшерү идарә итүче компанияләрнең вазыйфасына керә.
- 2017 елдан 2023 елга кадәр Башкортстан Республикасында газ җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында 209 янгын чыккан, аларда 26 кеше һәлак булган, 42 кеше зыян күргән.