Җәмгыять
25 февраль 2023, 06:00

Уфада умартачылыкны үстерү форумы ачыла

Чараның программасы – бай  һәм үтә файдалы.

Уфада умартачылыкны үстерү форумы ачылаУфада умартачылыкны үстерү форумы ачыла
Уфада умартачылыкны үстерү форумы ачыла

Бүген, 25 февральдә, Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында умартачылыкны үстерү форумы ачыла. Чарада тармакның әйдәп баручы  галимнәре, Башкортстаннан, Русия төбәкләреннән,  шулай ук чит илләрдән танылган умартачылар катнаша.

Форумның төп вакыйгасы - "Умартачылыкны үстерү  мөмкинлекләре” пленар утырышы. Аның модераторы - БР Хөкүмәте  премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы  министры Илшат Фазрахманов.

Чара программасы бик бай һәм үзенчәлекле  булмакчы. Форум кысаларында балны органолептик бәяләү буенча мастер-класс, шулай ук хәйрия аукционнары узачак.

Форум барышында шулай ук “Бал кортларының сәламәтлеге һәм иминлеге”, “Традицион умартачылык энҗеләре”,  “Бал кортлары  яшәгән  тирәне саклау”, “Бал кортларының һәм кадрларның яңа буыны” темаларына түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырылган

 Чара йомгаклау фикер алышуы белән тәмамланачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас