

Бүген Уфаның Конгресс-холлында умартачылыкны үстерүгщ багышланган форум узды. Пленар утырышта тармак белгечләре көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
"Узган ел Башкортстанда 7 мең тонна бал җитештерелгән. Бездә бу күрсәткеч буенча төгәл статистика юк, шулай ук теге яки бу умартачының күпме бал җитештергәнен, төбәккә күпме чит бал китерелгәнен һәм күпмесе башкорт балы дип озатылганын белмибез. Бүгенге очрашулар безгә бу мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам», - диде форумның модераторы — вице-премьер һәм БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Умартачыларның иң "авырткан нокталары” турында Русия умартачылар берлегенең Башкортстан бүлеге рәисе Алексей Самойлов сөйләде. “Шуларның берсе – чиплаштыру. Озак сөйләшүләр нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы министрлыгы безне аңлап, һәрбер умартаны түгел, ә беръюлы бөтен умартачылыкны чипларга рөхсәт итте, әмма федераль структуралар безгә «бер чип — бер умарта» схемасын көчләп тагарга тырыша», — дип билгеләп үтте умартачы.
Урман участокларын умарталыкларга бирүне рәсмиләштерү дә авырлык белән бара — кабинет бусагасын 5-6шар тапкыр таптарга туры килә. Бүген боларның барысы турында да сөйләшербез," диде Самойлов.