

Беркемгә дә сер түгел, юкә балы - Башкортстанның визит карточкасы. Ләкин агачларны саклауга ничек ирешергә? Бу турында Русия умартачылары берлегенең Башкортстан бүлеге рәисе Алексей Самойлов үз фикерен җиткерде.
“Аларның иң бал бирә торган яше 60ка җиткәч һәм 150 яшькә кадәр. Шул ук вакытта агач әзерләүчеләр 60 яшьлек агачны җитлеккән һәм кисәргә әзер дип саныйлар. Приморье крае мисалында юкәләрне саклау чараларын эшләргә, тынычлык зоналарын урнаштырырга кирәк", - дип тәкъдим итте ул.
Үзбәкстаннан бал кортлары авырулары таралуга сәбәп булган арзан “пчелопакетлар”ны контрольсез кертүгә килгәндә исә, монда федераль таможня чаралары кирәк, чөнки республика чаралары җитми, дип белдерде Алексей Самойлов. Шул ук вакытта, ихтыяҗны каплар өчен үзебезнең “пчелопакетлар”ны җитештерүне арттырырга кирәк.
Иң авыр проблемаларның берсе дип Самойлов бал сатуны атады: «Бездә бал ярминкәләре яхшы оештырыла, ләкин сезонда җитештерелгән бөтен балны сатып бетерү мөмкин түгел”.
Александр Кудашев исә болай диде: "Үзбәкстаннан бал кортларын Русиягә кертүне тыярга сорыйбыз. 2022 елда Үзбәкстаннан илгә 300 мең бал корты кертелгән дигән мәгълүмат бар. 1 млрд. сум тирәсе акча башка илгә киткән, ә безгә күп авырулар килде. Төбәк импортка тәэсир итә алмый, ләкин импортны алыштыру мөмкин, һәм мондый эш алып барыла. Үзбәк бал кортларыннан баш тартсак, ике ел дәвамында базарны сәламәт бал кортлары белән тулыландыра алачакбыз, әлбәттә, дәүләт ярдәме белән».