Җәмгыять
24 февраль 2023, 05:40

Мунча да кирәк аларга

Илеш районы Исәмәт авылыннан Ринат Фәррахов "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" акциясенә кушылды.

Мунча да кирәк аларгаМунча да кирәк аларга
Мунча да кирәк аларга

Өлешчә мобилизация игълан ителүгә Илеш районында М.Шәйморатов исемендәге ярдәм штабы оештырылды. Тәүге көннән алып халык аннан өзелми. Хезмәт коллективлары, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыклары тарафыннан гуманитар йөк туплана. "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" акциясенә илешлеләр актив кушыла.

Ватанны саклаучыларга ярдәм итү йөзеннән авылларда да махсус төркемнәргә берләшеп, булышучылар байтак. Әйтик, Исәмәттән авыл активисты Ринат Фәррахов шундыйлар рәтендә. Ринат Дөлфәт улы уртак эштә читтә калырга яратмый, үз тәжрибәсендә хәрби кыр шартлары тормышын яхшы белгән яугир ветеран иптәшләре, туганнары, авылдашлары белән бергә җыелып, хәрбиләргә мунча төзү идеясен тормышка ашыра. Әлеге изге эшне күпләр хуплап алып, кемдер акчалата, кемдер кул көче, кемдер киңәше белән ярдәмләшергә риза була. Эльвир Фәррахов, Родион Попов, Олег Нугуманов, Ильмир Закиров, Салават Шәрипов, Зинфир Нургалиев зур теләк белән ярдәмләшәләр.

Ниһаять, 10 көн эчендә киңлеге 2 метр 75 см, озынлыгы 1 метр ярым, биеклеге 1 метр 90 см булган тагылмалы мунча ясап та куялар. Мунча тимер каркастан, эчке ягы җылытылган, евровагонка белән эчләнгән, тыштан ягылмалы һәм суны да (600 литр сыйдырышлы бак куелган) тышкы яктан тутыру өчен жайлаштырылган. Эчен дә кирәкле әйберләр белән тутыралар: таслар, чүмечләр, мунчалалар, чиләкләр, себеркеләр. Хәтта авыл хатын-кызлары маскировкалы сетка эшләп сала.

Ринат Фәррахов болай ди:

-Фронтта, кыр шартларында юынырга урын юклыгы - иң кыены. Бу мунча күп функцияне башкарырга мөмкин. Бик суык булып, өшегән очракта, мунчаны ягып, анда җылынып алырга була. Даими рәвештә җылы су булуы да мөһим. Кирәк-яракларны юарга, киемнәрне чиста тотарга мөмкинлек бирә, юыну, чистарыну функциясен дә үти.

Әйе, кыр шартларында тамак ялгауның һәм юынуның иң мөһиме икәнлеген ветеран-яугир яхшы аңлый. Ринат Фәррахов үзе дә 2001- 2002 елларда Чечен республикасында хәрби операциядә катнашкан. Әлеге көндә Исәмәт урта мәктәбендә водитель булып эшли, тормыш иштәше белән 3 бала тәрбиялиләр, авылның үрнәкле гаиләләренең берсе алар.

Шулай ук "Урожай" токымчылык заводы", "Урал" җәмгыятьләре, хәрби десантчылар берләшмәсе (Денис Мәгъданов) УАЗ машиналарын әзерләп, аны олау белән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җибәрде. Чираттагы гуманитар йөк тә туган җирдән ярдәм максатыннан фронтка юлланды.

Тыл ныклы, ышанычлы булгач, фронттагылар да сынатмаслар, туган туфрактан шундый ярдәм, көч биреп торучылар, теләктәшлек белдерүчеләр барда якташларыбызның намуслы хезмәт итүләренә ышаныч зур.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас