

Илеш районы Рсай авылында Гөлнур һәм Илдар Ямалиевлар гаиләсенә уллары Ленар хезмәт иткән хәрби частьтән шатлыклы хәбәр - Рәхмәт хаты килгән. Бу - атаана өчен зур горурлык һәм шатлык.
Ленар кечкенәдән яхшы тәрбия үрнәгендә үсә. Әтисе - Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшусмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш буенча тренер. Энисе шушы ук мәктәптә хужалык эшләре буенча мөдир. Гаиләдә өч бала тәрбиялиләр. Олы уллары Эдуард гаиләле, тормыш иптәше Алсу белән бер ул үстерәләр. Әлеге көндә ул Украинада махсус хәрби операциядә катнаша, Кече кызлары Лиана Рсай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.
Уртанчы уллары Ленар әтисе кебек 4 яшьтән милли көрәш белән шөгыльләнә, Милли көрәш буенча район, республика күләмендә уздырылган ярышларда уңышлы чыгыш ясый, призлы урыннар яулый. Ленар урта мәктәптән соң, укуын Нефтекама нефть көллиятендә дәвам итә. Биредә дә һәрчак хәрәкәттә, актив эшчәнлектә, уку йортының спорт тормышы уртасында кайный. Студентлар арасында уздырылган баскетбол волейбол, футболбуенча ярышларда катнаша Укудагы һәм спорттагы казанышлары өчен күп санлы грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Төньяк Осетиядә ракета- зенит бригадасында хезмәт юлын үтүче Ленар Ямалиев ватан алдындагы бурычына намуслы карый, әти-әниләре, якыннары, тутаннары өчен зур горурлык булып тора. Солдатка тизрәк хәрби бурычын үтәп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуын телибез.