

2020 елда Уфада крематорий төзү өчен урын сайланган иде. Әмма төзелеш башланмый торды. Әле исә тагын бу теманы күтәреп, безнең республика кебек зур төбәктә крематорий булырга тиеш, дигәннәр.
Шушы көннәрдә дәүләт сатып алулары сайтында аны төзү өчен подрядчикны эзләү турында мәгълүмат пәйда булган.
Крематорий өчен урын ике ел элек үк сайланган инде - аны Уфаның Төньяк промзонында, Яңа Александровка бистәсендә төзәячәкләр. Контрактның башлангыч бәясе 7 миллион сум, финанслау Уфа бюджетыннан тормышка ашырыла. Крематорий бинасының гомум мәйданы 1 мең квадрат метрдан артмаска тиеш. Техник таләп буенча, анда ике мич урнаштырыла. Өзлексез эшләгәндә бер мичнең "җитештерүчәнлеге" елына 5 мең кремация тәшкил итә.
Әйткәндәй, 2015 елның көзендә Уфаның Затон бистәсе ягында крематорий төзү мәсьәләсе күтәрелгән иде инде. Әмма ул чакта җәмәгатьчелек мондый башлангычка каршы чыкты.