Җәмгыять
21 февраль 2023, 04:58

Әйдә, дускай, үз телеңдә сөйләш!

21 февраль - Халыкара туган телләр көне.

Әйдә, дускай, үз телеңдә сөйләш!Әйдә, дускай, үз телеңдә сөйләш!
Әйдә, дускай, үз телеңдә сөйләш!

 

21 февраль - Халыкара туган телләр көне.

 

Әйдә, дускай, үз телеңдә сөйләш,

Тәмләп кенә әйт син “онык”, дип.

Һич кенә дә матур яңгырамый,

Әйткән чакта “минем ывнук”, дип.

 Оныклар да “нәнәй” диеп дәшсен,

“Картәтәй”, дип әйтсен яратып.

Яки инде “әбкәй”, “бабкай”, дисен,

Телен белсен, үссен таратып.

Бала безгә “әти”, “әни”, дисен –

“Мам”, “пап” сүзе күңел назламый.

Үз телемдә әйткән якынрак,

Чит телне мин торам “аңламый”.

Әйдә, дускай, телебезне белик,

Маңкорт булмыйк телне югалтып!

Балаларга ана телен бирик.

Үзебезчә назлап юатыйк!

Әйдә әле, үз телеңдә сөйләш,

“Оныгым”, дип, сөй син, иркәлә.

Бүгеннән үк башла тәрбияңне,

Соң булу бар – калма иртәгә!

 

Фәйрүзә Саяпова.

Чакмагыш районы.

Фото: culture.ru

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас