Җәмгыять
21 февраль 2023, 07:46

Ярминкәләргә рәхим итегез!

Ял көннәрендә республиканың 31 район һәм шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Ярминкәләргә рәхим итегез!Ярминкәләргә рәхим итегез!
Ярминкәләргә рәхим итегез!

Шәһәр халкы өчен ярминкәләр - азык-төлек запасын туплау өчен яхшы мөмкинлек. Шулай булмый ни, экологик яктан чиста сөт продуктлары, ит, балык, бал һәм башка азык-төлекне арзанрак бәядән алу мөмкинлеген бер кешенең дә кулыннан ычкындырасы килми.

Бәйрәм һәм ял көннәрендә - 23, 24, 25 һәм 26 февральдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре республиканың 31 район һәм шәһәрләрендә узачак, 41 урында оештырылачак, шуларның 4се – Уфада.

Уфада ярминкәләр 25 һәм 26 февральдә:
* Әхмәтов урамындагы "Дулкын” паркы янында;
* Спорт сарае каршындагы мәйданда;
*Серго Орджоникидзе исемендәге мәйданда;
* Яшьләр сарае каршындагы мәйданда булачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас