

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендәге Хөкүмәт утырышында табибка язылу буенча «Кайнар линия» эше буенча фикер алыштылар.
Табибларга, шул исәптән тар белгечләргә язылу мөмкинлеген тәэмин итү – сәламәтлек саклау өлкәсендәге өстенлекле бурычларның берсе. Республика дәвханәләрендә көн саен 4000нән артык төрле белгечлек буенча табилар кабул итә. Бер белгеч көненә уртача 35 кешене кабул итә, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Хәзерге вакытта республика халкы табибка биш уңайлы ысул белән языла ала. Аларның иң популяры – республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәге аша бердәм номер 122, шулай ук "Госуслуги" порталы аша язылу.
Премьер-министр республика Сәламәтлек саклау министрлыгына 3 апрельгә кадәр табибка заманча технологияләр кулланып, роботлаштырылган тавыш ярдәмендә язылу мөмкинлеген булдырырга кушты.