

Фигурист Роман Костомаровның хәле тагын да мөшкелләнгән – ул инсульт кичергән. Бу хакта бүген, 21 февраль көнне, “Известия”дәге чыганак хәбәр иткән. Төнне спортчы реанимациядә үткәргән.
Әйтүләренчә, бу Романның икенче инсульты. Моннан тыш спортчының канында сепсис киткән – аны плазмаферез белән чискартканнар. Тагын бер аянычлы хәл күзәтелә – аңа икенчел менингит дигән диагноз да куйганнар....
Роман Костомаровны 10 гыйнвар көнне дәваханәгә үпкә ялкынсынуы белән салган иделәр. Моңа кадәр ул хәлсезлеккә һәм күкрәк өлешендә авыртуларга зарланган булган. Арытабан – сепсис, сул яклап үпкә ялкынсынуы, аяк табанын һәм кул чукларын ампутацияләү.
Бу афәтне җиңеп чыгарга көче, тазалыгы җитәрме фигуристыбызның? Төгәл генә әйтә алмыйбыз. Ходай ярдәменнән ташламасын.