Җәмгыять
21 февраль 2023, 05:44

Халык уеннары гөрләп узды

“Аек авыл” республика конкурсы кысаларында Мәскәү авылында Дүртөйле районының Мәскәү, Иске Яндыз һәм Калтасы районының Олы Туганай авыллары җыелма командалары арасында халык уеннары буенча фестиваль узды.

Халык уеннары гөрләп уздыХалык уеннары гөрләп узды
Халык уеннары гөрләп узды

Алар “таяк тарту”, “сукмар ыргыту”, “аркан тарту”, “ук ату”, “агач кисү” , “боз этү” кебек ярышларда көч сынашты. Иске Янтуз авылы командасы кышкы фестивальнең абсолют җиңүчесе булды, икенче урында – Калтасы районының Олы Туганай авылы командасы, өченче урынны Мәскәү авылы командасы алды.
Шулай ук әлеге командалар пима киеп хоккей буенча иптәшләрчә турнир уздырды. Көндәшләр күнекмәләргә, команда әгъзаларын сайлауга җитди карады, бу дуслыкны ныгытуга уңай йогынты ясады. Матчлар ике таймда 7әр минутта узды. Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленгән: I урын-Мәскәү командасы, II урын- Иске Яндыз авылы командасы, III урын-Калтасы районының Олы Туганай авылы командасы.
Мәскәү авылының “Хәзинә” кафесында даими рәвештә «аек бәйрәмнәр» уза. Шундый тантаналарның берсе – Ильмира һәм Эльдар Шакировларның туе. Туй халык йолалары һәм гореф-гадәтләре нигезендә бик күңелле һәм кызыклы үтте. Яшьләрне авыл мәдәният йорты, хатын-кызлар советы вәкилләре котлады, аларга мәхәббәтле тату озын гомер теләделәр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас