

Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстанда «Бердәм Русия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Эльвира Аиткулова Русия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелыштагы юлламасындагы махсус хәрби операция темасын иң мөһим темаларның берсе дип атады.
"Гомум алганда, бу тема дәүләт башлыгы Юлламасының зур өлешен алып торды. Бүген илнең барлык төбәкләре диярлек хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтә, һәм президент та ярдәм итү чараларына аерым тукталды. Беренчедән, ул тиз вакыт эчендә оештырылырга тиеш, ә икенчедән - махсус дәүләт фондын булдырырга кушты. Кыска вакыт эчендә фонд үзе дә, аның төбәк филиаллары да гаиләләр белән хезмәттәшлекне булдырырга һәм җайга салырга тиеш», — диде Эльвира Аиткулова.
"Һәр хәрби хезмәткәргә һәм аның гаиләсенә тиешле игътибар бирү - солдатларга рух ныклыгы һәм ышаныч бирә, өйләрендә көткән якыннарына да җиңелрәк була. Владимир Путин юлламаның шактый өлешен тернәкләндерү һәм югары технологияле ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә тукталды, бу эшне оештырган төбәк башлыкларына һәм илнең күпмилләтле халкына бердәмлеге һәм ярдәме өчен аерым рәхмәт белдерде», — дип өстәде Эльвира Аиткулова.