Җәмгыять
21 февраль 2023, 06:19

Газдан өзелмик

Газдан өзелмикГаздан өзелмик
Газдан өзелмик

БР Премьер-министры Андрей Назаров район хакимиятләре башлыклары белен киңәшмә үткәрде.

Көн тәртибендә торган беренче мәсьәлә күпфатирлы йортларның төтен һәм вентиляция каналларының торышына кагылышлы иде.   Муниципалитетларда күпфатирлы йортларда газ белән тәэмин итүне туктату белән бәйле гражданнарның хокукларын бозуга юл куймау буенча нинди чаралар күрелә – БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге берничә киңәшмә шушы темага багышланды.

Әлеге вакытта 86 йорт газсыз. Бу санның өчтән ике өлеше Уфа һәм Белоретка туры килә. Соңгы вакытта контроль-күзәтчелек органнарына шикаятьләр белдерү сизелерлек артты. Андрей Назаров республиканың башка төбәкләренә дә якын арада проблеманы хәл итү бурычын куйды. Уфа һәм Белорет районы хакимиятләре өчен хокук бозуларны бетерүнең соңгы срогын билгеләде. Газ белән тәэмин итү мәсьәләсе тиешенчә ике-өч ай эчендә хәл ителергә тиеш.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас