Җәмгыять
21 февраль 2023, 10:15

“Адреслы ярдәм фонды булдырылачак”

Владимир Путин махсус операция ветераннары турында аерым тукталды.

“Адреслы ярдәм фонды булдырылачак”“Адреслы ярдәм фонды булдырылачак”
“Адреслы ярдәм фонды булдырылачак”

Русиядә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәм махсус операция ветераннарына адреслы ярдәм фонды булдырылачак, дип белдерде Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда  ил президенты Владимир Путин.

"Безнең бурыч — махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү, аларның ихтыяҗларына шунда ук җавап бирү. Махсус дәүләт фонды булдырырга тәкъдим итәм. Аның бурычы – һәлак  булган сугышчыларның гаиләләренә, СВО ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү", - диде Путин.

Президент һәрбер хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә шәхси социаль хезмәткәр беркетелергә тиешлеген дә ассызыклады.

Шулай ук дәүләт башлыгы сугышчылар өчен ярты ел саен, кимендә 14 көнлек отпуск билгеләргә тәкъдим итте. Юлга киткән вакытны исәпкә алмыйча, дип өстәде ул.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас