Җәмгыять
20 февраль 2023, 10:10

Закон туктаган машина эчендә эчәргә рөхсәт итәме?

Белгеч бу турыда нәрсә ди?

Закон туктаган машина эчендә  эчәргә рөхсәт итәме?Закон туктаган машина эчендә  эчәргә рөхсәт итәме?
Закон туктаган машина эчендә эчәргә рөхсәт итәме?

Туктап торган машина эчендә спиртлы эчемлек  эчкән өчен штраф салалар, моның өчен хәтта машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр дип ишеттем. Бу дөресме?

          Айдар Вәлитов.

    Административ хокук бозур турындагы кодекста машина белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тарттыру каралган. Монда төп сүз – “идарә иткән өчен”, - дип аңлата бу җәһәттән “Русия автомобильчеләре хәрәкәте” рәисе Виктор Похмелкин. – Ә туктап торган машина эчендә – хәтта  аның двигателе кабынган булса да -  исерек хәлдә булу җәзага тарттыру өчен нигез була алмый.

     Машина белән идарә итү водитель двигательне кабызган мәлдән түгел, ә тизлеккә салган мәлдән башлана – шушы гамәл машинаның хәрәкәт итә башлавын аңлата.

    

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас