Җәмгыять
20 февраль 2023, 09:10

Тычканнарны нәрсә куркыта?

Сезнең бакчаларда да кимерүчеләр бармы?

Тычканнарны  нәрсә куркыта?Тычканнарны  нәрсә куркыта?
Тычканнарны нәрсә куркыта?

Безне  тычканнар җәфалый.  Шуларны  ничек куркытырга була ул?                             

                                       Нәфисә.

     Әйе, кышын кимерүчеләр йокламый, алар бакчада азык, суыктан яшеренү урыны эзли. Тычканнарны куркыта торган үсемлекләр бар.
Нәркис суганчасын тычканнар урап уза, шуңа аны лаләләр белән бергә үстерегез.
      Карга миләше, икенче атамасы – карга баланы (бузина) үскән урыннан тычканнар качарга тырыша. Аның тамырлары синиль кислотасы бүлеп чыгара. Борынгылар моны белгән, йорт тирәсенә элек карга баланы утыртканнар. Суганчалы культураларны, күпьеллык үсемлекләрне каплар алдыннан, берничә карга миләше ботагы салып калдырсагыз, кышын тыныч йоклый алачаксыз.

    Кориандр (кинза) — бу көрәштә шулай ук ярдәмче. Кимерүчеләрдән саклыйсы үсемлекләр тирәсенә кинзаның кипкән сабакларын ташларга, кориандр орлыгы сибәргә була.

       Тигәнәкне тычканнар яратмый. Аны подвалда яшелчәләр саклана торган урыннарга куярга мөмкин. Әрем, ромашка, гөлбадран кебек үсемлекләр дә – кимерүчеләрне   куркытучылар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас