

Элекке ирем махсус хәрби операция зонасында. Моңа кадәр балаларга алиментны аның эшеннән ала идем. Хәзер аның хезмәт хакы юк, шулай булгач, алимент килүдән туктады. Хәзер балалар акчасыз калдымыни инде?
Л. Ризванова.
Нефтекама шәһәре.
Мобилизацияләнүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар бурычларын түләүдән вакытлыча азат ителделәр. Алиментларга килгәндә исә законда искәрмә каралган. Мондый түләүләргә башкару производствосын туктату кагылмый. Шуңа күрә махсус хәрби операциядә катнашучылар (мобилизацияләнгәннәр дә, доброволецлар да) алимент түләргә бурычлы, - дип аңлата юрист Татьяна Соколова. – Белгечлегенә карап, аларның һәрберсе хезмәт хакы ала – ай саен 195 меңнән дә ким түгел. Димәк, әгәр нотариуста ай саен конкрет сумма (12, 20 яки 50 мең сум) түләү турында ирекле килешү рәсмиләштерелгән булмаса, шушы суммадан чыгып алимент исәпләнә.
Әгәр алиментлар буенча башкару производствосы моңа кадәр ир-атның эшләгән урынында булса һәм акчаларны бухгалтер күчерсә, хәзер алиментчының җитәкчесе суд приставы-башкаручыга ирнең керем чыганагының үзгәрүе турында хәбәр итәргә тиеш. Суд приставы башкару производствосын, алимент тотып калыр өчен, Оборона министрлыгының исәпләү үзәгенә җибәрергә тиеш.
Әгәр алимент түләүче - эшләмәгән, ә башкару производствосы суд приставында булса, соңгысы бурычлыга карата запрослар җибәрә, ягъни, аны эзли һәм ир-атның хезмәт итү урыны турында мәгълүмат пәйда булу белән документларны, алимент тотып калу өчен, Оборона министрлыгына юллый.
Әгәр алиментчының элекке хатыны балалар әтисенең махсус операция зонасында булуын төгәл белсә, ул бу хакта суд приставына, әйтик, “дәүләт хезмәтләре” аша үзе дә хәбәр итә ала.
Әгәр башкару производствосы хатынның кулында булса, ул аның белән моңа кадәр беркайда да мөрәҗәгать итмәгән булса һәм элекке иренең махсус операция зонасында булуын төгәл белсә, документларны турыдан-туры Оборона министрлыгының исәпләү үзәгенә җибәрә ала.