

Ясалма рәвештә Башкортстанга күчереләчәк Белоруссия зубрларын Күгәрчен районындагы "Морадым тарлавыгы" табигый паркы территориясендә урнаштырачаклар. Бу хакта Радий Хәбиров 15 февральдә Күгәрчен районында көньяк авыл биләмәләре башлыгы белән узган киңәшмәдә хәбәр итте. Май аенда анда 20 баш зубрны күчерәчәкләр. Бу хакта гыйнварда Башкортстан делегациясенең Белоруссиягә эшлекле сәфәре вакытында билгеле булды. 17 февральдә бу тема буенча Мәскәүнең Табигать министрлыгында да фикер алышканнар. "Бу проект республиканың туристик потенциалын арттырачак", - диде башлыклар белән узган киңәшмәдә Радий Хәбиров һәм "бу мәсьәлә буенча урындагы халык фикерен дә исәпкә алу кирәк" дип белдерде.