Җәмгыять
20 Февраля 2023, 05:21

Мәмәклеләр җиңүгә өметләнә

Башкортстанда урындагы башлангыларга ярдәм итү программасында  катнашуга гаризалар кабул итү бара.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәмәклеләр җиңүгә өметләнәМәмәклеләр җиңүгә өметләнә
Мәмәклеләр җиңүгә өметләнә

 Кушнаренко районы Шәрип авыл советына караган Мәмәк авыл халкы да быел бу программада катнаша.

“ППМИ-2023”тә катнашучылар урындагы башлангычларны тормышка ашыру өчен 1 млн 200 мең сум акча ота алачак. Быел, халык арасында үткәрелгән анкета һәм гомум җыелышларга ярашлы рәвештә, Мәмәк авылы халкы "Мәмәк зиратын коймалау" проектын сайлады. Конкурс кысаларында 3 беренчел, 1 йомгаклау җыелышы, халык арасында анкета тутыру белән барлыгы 9 чара үткәрелде. Халык конкурсларда һәм барлык чараларда актив катнашты. Конкурска кагылышлы барлык таләпләрне дә үтәп, Мәмәк халкы бу конкурста җиңүгә өметләнеп һәм ышанып кала.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас