

17 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында “Чиста һава” федераль проектын Стәрлетамакта һәм Салаватта гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Чараны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко үткәрде.?
Чарада шулай ук Русия Табигать министрлыгы, "Роспотребнадзор", "Росприроднадзор", "Росгидромет" вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм шәһәр башлыклары катнашты. Виктория Абрамченко билгеләп үткәнчә, халыктан Стәрлетамакта һәм Салаватта атмосфера һавасы сыйфатына шикаятьләр килә. Вице-премьер әйтүенчә, кешеләр экологик хәлне яхшырту буенча күрелә торган чаралар турында җентекле аңлатма көтә.
Виктория Абрамченко шулай ук бу шәһәрләрдә атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү чаралары үтәлеше буенча предприятиеләр арасында максималь кыска вакыт эчендә дүрт яклы килешүләр төзергә йөкләде. «Башкорт сода компаниясе» һәм «Газпром нефтехим Салават» вәкилләре килешүләргә кул куярга һәм кирәкле экологик чаралар үткәрергә әзер булуларын раслады.
- «Башкорт сода компаниясе» һәм «Газпром нефтехим Салават» предприятиеләре, Русия Федерациясе Табигать министрлыгы белән "Росприроднадзор" арасында килешү кысаларында без Салават һәм Стәрлетамак халкына бердәм объектив мәгълүмат бирәчәкбез. Шуны да аңлау мөһим: предприятиеләр линиясе буенча һава пычратулар елдан-ел кими бара, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.