Җәмгыять
19 февраль 2023, 08:10

Өметле староста

Күңелгә нидер җитмәде...

Өметле старостаӨметле староста
Өметле староста

Күңелгә нидер җитмәде...



Безнең эшнең кызык яклары да бар! Хәреф чүпләп утыру гына түгел ул, кемнәрдер уйлаганча. Дөресен язасыз дип яратып укучыларыбыз 10 меңгә якын. Моңа өстәп, республикабызда авыл саен тагын берәр кеше язылса да, без ул саннарда гына да тукталмас идек. Миңа калса, ниндидер сәбәпләр белән языла алмый калган дусларыбыз чыдап ятмас, язылыр ул “Өмет”кә, чөнки ансыз күңелдә өмет сүнә, җанга нидер җитми, бушлык били, тынычлык китә. Моны мин уйлап чыгармадым, яңа танышыбыз әйтте. Күңелендә бүген сирәк очрый торган ихласлык саклаучы бу ир-егет белән күптәнге дустыбыз таныштырды. Ул Рәис абыйның “Өмет”не туплап баруын күргән... Уфага китешли, якшәмбе командировкасы ясап, Илеш районының Әтәч авылына кагылдык...
Әтисе эшен дәвам итүче
Яңа танышыбыз Рәис абый безне капка төбендә үк каршы алды. Машинадан төшеп сәлам алыштык та, зиратка юнәлдек. Рәис абый авыл старостасы һәм зиратны тәрбияләп тәртиптә тотучы кеше.
Рәис Гарифҗан улын халык былтыр гына староста итеп сайлаган. “Бер рәсми таныклыгым да, хокукымны раслаган протокол да юк, эшләп йөргән булам әле. “Син кем монда?” дисәләр дә, бер сүз дә әйтә алмыйм ”, – ди ул аптырабрак.
– 2 майда да, 9 майда да “Хәтер көне”ндә чыгабыз, зиратны
җыештырабыз. Печәнен чабып, чыгарып яндырабыз. Зиратны авылдашлар белән шулай тәртиптә тотабыз. Коймаларын ныгыттык. Менә 29 төп биек агач бар, быел шуларны кисеп алсак дип торабыз.
Мәрхүмнәрне бер тәртиптә җирлибез. Алдан урын алып куйсалар гына шунда куябыз. Табут белән куймыйбыз, шәригать кушканча эшлибез барын да. Авылыбызда мәчет бар. Дамир хәзрәт бөтен мәшәкатьләрне үзе үти. Кабер казырга читтән хезмәтләр ялламыйбыз, авылдашлар җыела. Бу эшкә ныклы биш-алты ир егетебез бар, калганнары өлкәнрәк, кем сырхау, кем авырый бит инде.
Зиратта, кайбер авылларда әле дә күзәтелгәнчә, хәмер эчерү юк. Анда хәер дә таратмыйбыз, муллага бирәбез, ул кассага сала да, җыеп әйбер алабыз. Шул акчаларга триммер, кыш кабер казырга бур алдык.
Безнең әткәй дә бит зират караучы булып эшләде. “Кайтыгыз, кайтыгыз. Мин әле бүген монда гына калам”, дип, каен төбендә кунып калган чаклары да була иде.
“Ничек? Ә әрвахлар?!” дип соравыма Рәис абый көлеп кенә куйды. Өч сугышны кичкән, әҗәлне ничә кат алдап, җирдәге тәмугъта исән калган Гарифҗан бабай әрвахлар белән генә уртак тел тапкандыр инде, 72 яшендә гүр иясе булган ул.
Зиратны урап килгәнче Рәис абый миңа шуларны бәян итеп өлгерде. Кышкы көннең усал җиленнән качып, сөйләшүне якты, матур, иркен өй түрендә дәвам иттек.
Рәис Гарифҗан улы Әкрамов Илеш районының Әтәч авылында 1959 елның 4 гыйнварында туган. Апасы Рәзифә, абыйсы Рәзиф, энесе Рабис (Кушнаренко районы дәваханәсендә эшли, “алтын куллы” диләр пациентлар бу хирург хакында) туып үскән 4 балалы гаиләдә өченчесе ул.
Туган авылында башлангыч мәктәптә укып, Базытамак урта мәктәбен тәмамлаган. Иркутск якларында ике ел хезмәт иткәч, авылга кайта. Янтуган авылы чибәре Рәсимә белән гаилә коргач, Яркәйгә барып урнашалар. Рәис Гарифҗан улы 11 ел дәвамында Хәниф Хафизов җитәкчелегендәге, РСФСРда төрдәш уку йортлары арасында дүрт ел рәттән 1нче урын яулаган 10нчы урта һөнәрчелек техник училищесында мастер булып эшли.
Әтиләре дөнья куйгач, яшь гаилә авылга кайтып төпләнә. Бу вакытта инде аларның улы - Раушат... һәм игезәк кызлары – Алсу белән Алия үсеп килә. Әти нигезен саклау намус эше була Рәис абый өчен. Әниләрен дә ялгыз калдырырга теләмиләр. Әниләре улы белән килене тәрбиясендә сиксәннең өстенә чыгып, сырхаулап ятмый, кинәт кенә дөнья куя. Бу хәл Рәис абый белән Рәсимә апа Алсуларының туенда кода-кодагый булып түрдә утырган төндә була...
Авылга кайткач, Рәис Гарифҗан улына “Беларусь” тракторын ышандырып тапшыралар һәм ул дуңгызчылык комплексында эшли башлый. Һәр эшне җиренә җиткереп эшләүче тырыш кешегә кайда да җаваплы бурыч йөкләтү гадәте бар. Күңелен биреп эшли ул анда, дөнья көтә. Дуңгызчылык комплексы таратылгач, Рәис абыйны Базытамак авыл фермасына мөдир итеп чакыралар. Әмма бу туксанынчы еллар башы – авыл хуҗалыгы зур адымнар белән таркатылган вакыт була.
– Тәҗрибәм юк, дип торсам да, ай-ваема карамадылар,
җаваплылыкны миңа тапшырдылар.
Өч ел матур гына эшләп өлгердем әле. Семинар да уздырдым хәтта, – дип искә ала ул.
Ләкин авыл хуҗалыгының иң зур тармагы – сөтчелек фермасының көннәре санаулы калган була. Тарату – җыю түгел, мал башына да тиз җитәләр, мөлкәте дә “һә” дигәнче тарала.
“Үзгәртеп кыру” еллары типсә-тимер өзәрдәй ир-егетләрне нинди генә хәлләргә куймады? Аны кичкән кешеләр генә белә. Рәис абый да хезмәт базарында үзенең кирәксез калуына төшенә, эшсезлек буенча биржада исәптә тора, аннан хаклы ял вакыты да җитә.
Хәер, ул тик тора торган кеше түгел. Әкрамовлар яшәгән йорт шуны раслап, күркәм булып, авылга балкып утыра. Рәис абый белән Рәсимә апа (оста пешекче) дөнья көтәләр. 41 ел парлы гомер итәләр, күз тимәсен.
– Искегә тотынсаң, исең китәр, дип юкка әйтмәгәннәр. Яңадан гына төзе дип әйткәннәр иде аны, әти нигезе, дидем. Бик күп көч, акча чыкты бу өйне төзеп бетергәнче, – ди хуҗа.


Күңелгә нидер җитмәде


Тел-теш тидерерлек түгел дөньяларына. Тырышканнар. Кешегә ияреп түгел, үзләре бар яклап та үрнәк күрсәтеп яши торган гаилә булып чыкты танышларыбыз.
Әнә түрдәге журнал өстәлендә бу очрашу сәбәбе – “Өмет” гәзитләре тупланмасы кукыраеп ята.
– Бер елны нишләптер “Өмет”кә язылмый калганбыз. Ярты ел
буена үземә урын тапмадым. Нидер җитми генә бит, әй. Аптырагач, күрше Кәүсәрия ападан алып укып бардым. Ул да бер дә калдырмый алдыра “Өмет”не. Бик кадерле кунак кебек көтеп алабыз гәзитне, – ди өй хуҗасы.
Җомга саны әле беркетелмәгән иде. Рәис абый безен алып килеп, гәзиттә ике тишек тиште һәм соңгы санны да шунда кидереп, атна саен ихластан үти торган эшен йомгаклап, тупланманы шнур белән тыгызлап бәйләп куйды. Бу эшне шулкадәр ихластан эшләде ки, куллары эшләгәндә дә йөзе балкып торды.
“Кайсы ягы ошамый, ниләр җитми, ниләр артык, Рәис абый?” дип мөрәҗәгать итәм. Тормышның уртасында кайнап, ил-вакыйгалар, социаль –иктисади проблемалар, туган тел язмышы турында уйланып, язмышлар, иҗат белән кызыксынып танышып баручы ир узаманы гәзиткә уңай бәя бирде.
– Авылны саклау һәм анда гомер итүчеләрне уңайлырак
шартларда яшәтү өчен бергәләп планнар корганда “Өмет” гәзите безнең өчен киңәшче. – Авылыбызда 150ләп йорт бар. Әмма аларның якынча 3 дистәсе буш. Авылда бер кибет эшли. Шимбә, якшәмбе анда да хәмер сатылмый. Өйдән аракы сатучы юк. Авыр гаиләләр юк.
Картая инде авыл. Узган ел яз көне көтүгә 38 баш сыер малы чыкты. Тора-тора кимеде, 27гә якын баш мал көзгә кадәр йөрде. Халык малларны бетерәбез дип тора. Узган ел ашлык мул булды да, арзанракка сатып алдылар. Киләсе җәйне кем белә, – ди Рәис абый. Ә үзләре малсыз тормый. Бер баш җитә дип торганда, таналары да үрчем алып кайткан.
– Иртәнге якка гына бозаулады, бүген төне буе саклап чыктык, яшь
мал бит, – ди Рәсимә апа. Аның белән абзарга кереп, талчыгып киткән әнисе янында йомарланып йоклап ятучы кап-кара бөдрә йонлы төнге кунакны да, икенче бүлмәдәге 2-3 көн элек кенә туган шундый ук бөдрәкәйне дә карап чыктык – Сөбханалла!
Эре малдан тыш, кош-кортның төрлесен асрыйлар. Ел саен күркә алып үстерәләр икән. Быел берсе 18 кг авырлыкка җиткән!
– Гәзиттә кош-корт асрау серләре турында бик файдалы киңәшләр бирәсез. Күркә бик иркә кош, шактый тәҗрибә тупладым, үзем дә язып җибәрермен әле, – ди Рәис абый


Әтәч авылына ФАП кирәк!


Әтәч Базытамак авыл хакимиятенә караган тугыз авылның уртача зурлыктагысы. Уннан артык бала Базытамак урта мәктәбенә автобус белән йөреп укый башлагач, мәктәп бушап калган. Авылда клуб искергән булган. Авылдашлар киңәшләшеп, мәктәпне төзекләндереп, клуб ясау турында уйларын ППМИ программасына керткәннәр.
–Артык зур да түгел, бик матур клублы булдык. Яңа елны шунда җыелып билгеләдек. Ямьле булды. ППМИ программасы буенча авылда суүткәргечне дә яңарттык. Черегән торбаларны алып ташлап, авылның 3 урамына да заманча торбалар суздылар, су башняларын яңага алыштырдылар. Суы катырак булса да, уңайлылыклар артты. Хәзер салкыны да, җылысы да өйдә, краннан агып тора.
– Күбрәк өлкәннәр яши бездә, фельдшерыбыз бар. Бик акыллы,
булдыклы ул, берәрсе авырып китсә, үзе дәваханәгә алып китә. ФАП – кирәк, ансыз булмый. 90 яшьтән өлкән апа-абыйлар да бар, – ди Әкрамовлар. “Эшлим!” дип торган фельдшеры, мәчете, һәрдаим игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләре булган авылга медицина учреждениесе бәхәссез кирәк. Район җитәкчелеге бу мәсьәләне күз уңына алыр, дип ышанабыз. Әтәч авылы киләчәккә йөз тотып яши. Сабантуйлар булып тора, быел да уздырабыз, дип торалар. Кем белә, бәлки киләчәктә бу матур авылга кайтып төпләнер гаиләләр тагын булыр.


“Ихлас” мәчете


Мәчете булган авылга барганда, анда кереп, мулласын күреп, хәер салып китә торган изге гадәтебезне саклыйбыз без. Рәис абыйлар белән саубуллашкач, Әтәч авылын урап чыгарга уйладык. Авыл уртасында утырган җыйнак мәчеткә килеп җиткәндә өйлә намазы тәмамланып килә иде. Дамир хәзрәт дога кылып куйгач, аралашып алдык. Мәчеттә бу көнне ул берүзе һәм мәчеттә дә салкынча иде.
–Әле кешеләр мәчеткә йөрми. Үзем килеп азан әйтәм, намаз укып китәм. Берүзем өчен генә җылытып, акча сарыф итмим.
Бакчалар аша, икенче урамда бер шәүлә күренеп калды.
– Әниләренең пенсиясенә эчеп йөриләр, мәчеткә килмиләр, – дип
куйды хәзрәт шул якка ымлап. Дамир хәзрәт әле Чаллыда мәдрәсәдә укып йөри. Хаклы ялга чыккач, гаиләсе белән авылга кайтып урнашкан ул. Аллаһ юлын үзе өчен генә сайламаган бу ир-егет, әтәчлеләрне дә тәкъвалыкка күндерер ул, Аллаһ разый булсын. “Ихлас” мәчетен булдыруда авылның актив агайлары нык тырышкан. Элекке китапханәне мәчет итеп үзгәртеп корган Әтәч авылы кешеләре үзләре дә бу изге йортны урап үтмәс. Рәис абый “мәчеткә йөри башларга кирәк”, диде бит, димәк, йөриячәкләр!
“Олы өйгә ни кирәк, бәләкәй өйгә шул кирәк”, ди татар халык мәкале. Кече ватаны өчен җан атып торган, “Өмет” белән яшәүче өметле ир-егетләре булган Әтәч кебек авылларның да киләчәге якты булсын!

 

 

 

 

 

 

Өметле староста
Өметле староста
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас