+21 °С
Болытлы


Ишембай районында яшәүче 9 яшьлек Егор Пархоменко копилкасын ваткан һәм махсус операциядә хәрбиләренә дарулар алган. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә район башлыгы Азат Ишемгулов язган.
Хакимият башлыгы сүзләренчә, икенче сыйныф укучысы да ишембайлыларга даими ярдәм иткән әтисе үрнәгендә якташларына булышырга уйлаган.
“Афәриннән башка сүз юк, Егор! Әти-әниеңә битараф булмаган патриот тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт!” – дигән Азат Ишемгулов.
Чыганак: bashinform.ru