Җәмгыять
18 февраль 2023, 06:38

Бәяләр төзелешкә аяк чала

Соңгы елларда агачка, башка төзелеш материалларына хаклар 2-3 тапкыр артты.

Бәяләр төзелешкә аяк чалаБәяләр төзелешкә аяк чала
Бәяләр төзелешкә аяк чала

Нигә иң зур урман байлыгына ия илдә аны дөрес файдалана белмибез?

“Соңгы 5 ел эчендә законсыз агач кисү күләме 20 процентка кимүгә карамастан, ел саен шундый 18 меңнән артык очрак теркәлә. Аның теркәлмәгәне тагын да күбрәк”, – ди вице-премьер Виктория Абрамченко.

Милли байлыкның табышы кемнәр кесәсенә керә соң? Тармакны күләгәдән чыгару өчен хөкүмәт нәрсә эшләргә җыена?  Законсыз киселгән агач күләмен төгәл белүче бармы?

10 февраль көнне ил җитәкчесе Владимир Путин Архангельск өлкәсендәге агач эшкәртү комбинатында министрлар белән үткәргән зур киңәшмәдә нәкъ шушы мәсьәләләр күтәрелде. Президент бу хакта 2010 елдан алып сөйли, күрсәтмәләр бирә, законнар имзалый.  Бу тармактагы җитешсезлекләрне ел саен түгел, ай саен тикшерсәң дә бетмәслек кебек тоела. Милли байлык саналган урман сатудан алынган керемнең иң зур өлеше ил казнасына эләкми. Русия өчен бу тема, ахмаклар һәм юллар кебек, мәңгелеккә әйләнеп бара. Шуңа күрә дә ул көн казагыннан төшергә тиеш түгел.

Президент илдә иң зурлардан саналган, 100 гектар җирдә урнашкан Архангельск агач эшкәртү комбинатының эшчәнлеге белән танышты.

–       Безнең монда киңәшмә үткәрүебез очраклы түгел, Архангельск өлкәсе – илдә агач эшкәртү сәнәгатенең әйдәп баручы үзәкләренең берсе. Мин моңа кадәр үзебездә дә, чит илләрдә дә мондый предприятиеләрдә булдым һәм, әйтергә кирәк, бу предприятие эше белән танышу миңа ошады. Бүген, компанияләр һәм министрлыклар җитәкчеләре белән берлектә без икътисадның бу тармагында – агач эшкәртүдә һәм тулаем алганда агач сәнәгатендә эшнең торышын, җитешсезлекләрне карап чыгачакбыз. 2020 нче елда агач сәнәгате комплексын үстерү, агач эшкәртү дәрәҗәсен күтәрү, урман ресурсларын бөтен технгологик чылбырда куллануны контрольдә тоту, шулай ук урман белән идарә итүне яхшырту өчен берничә мөһим карар кабул ителде. Хәзерге вәзгыятьне исәпкә алып, мин агач сәнәгаге продуктларына эчке ихтыяҗны стимуллаштырыр өчен нәрсә эшләнгәнен карарга тәкъдим итәм. Дөньядагы  агач запасларының биштән бер өлеше Русиядә. Саннар белән әйтсәк  ул – 82 миллиард кубометр. Шул ук вакытта урман хуҗалыгы комплексының Русия казанасына керткән өлеше якынча 1 процент, төгәлрәк әйткәндә – 0,99 процент. Мондый саннар белән килешеп яшәү вакытлары артта калырга тиеш.  Заманча һәм хуҗаларча караш белән тотынганда тармакның резервлары һәм үсеш өчен яхшы мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта, агач эшкәртүчеләр узган ел җитди кыенлыклар белән очрашты. Европа базары безнең компанияләр өчен ябылды һәм бу тармакта җитештерүнең кимүенә китерде.  Бу очракта үзебезнең агач эшкәртү күәтләребезне арттырырга, югары сыйфатлы агач проектлары, торак йортлар, йорт җиһазлары, кәгазь җитештерүгә игътибарны юнәлтергә кирәк. Кайбер төбәкләрдә агачтан мәктәпләр, китапханәләр, ФАПлар да төзиләр. “Домкомплект” проектын кулланып, бу юнәлешне дә үстерергә була. Әлбәттә, төп проблема – агач эшкәртү өчен зманча технологияләр, корылмалар һәм станоклар булу. Кызганычка каршы, чит ил партнерларыннан әле дә зур бәйлелек кала. Без барыбыз да аңлап торабыз: эш җиңелдән булмаячак, ләкин бу бәйлелекне җиңәргә кирәк. Азык-төлек тармагында кулланылучы төрү кәгазьләрен дә үзебездә җитештерүгә күчәргә кирәк” – дип ассызыклады Владимир Путин.

–       Арытаба сүз вице-премьер Виктория Абрамченкога бирелде.

–Русиядән ылыслы һәм кыйммәтле агачны чит илгә чыгаруны тыю карары тармактан җинаятьчел элементларны читләштерүдә  зур ярдәм булды.  Моннан тыш, агачны тирәнтен эшкәртүгә этәргеч бирү өче, 2021 елның июненнән таможня пошлиналарын арттыру да тәртип урнаштыруның төп алымнарының берсе булды. Быелдан пошлина күләме тагын 3 елга озайтылды. Тармакның ачыклыгын арттыру һәм законсыз агач кисү белән көрәшү өчен берничә системалы чара күрелде. Соңгы вакытка кадәр агачның кисү өчен бүленгән биләмәсеннән җитештерүчегә, яки чит илгә экспортка китүе контральдә тотылмады. Без бу проблеманы тармакны цифрлаштыру аша чишәбез. Сезнең күрсәтмә буенча, 2022 елдан ЛесЕГАИС системасы аша агач хәрәкәтенең һәр этабында кирәкле озатучы документлар чыгарыла. Әгәр дә мәгълүмат системасында агач партиясенең килеп чыгуының легитимлыгы расланмаса, аны сату һәм каядыр алып китү мөмкин түгел. Бүгенге көндә 7,5 миллионнан артык электрон иярчән документ эшләнде. Бер ел эчендә системада 480 меңнән артык агач склады һәм 50 меңнән артык вак агач җитештерүче теркәлде. Бу хезмәт кертелгәнче илдә ничә объект барлыгы һәм кайда уранашуы да билгеле түгел иде. Региональ һәм муниципаль оешмалар тарафыннан агач стауга контроль көчәйде. Законсыз  агач кисү 2020 ел белән чагыштырганда 1,6  тапкырга кимеде. Агач куллануны арттыру өчен агачтан торак йортлар һәм социаль объектлар төзергә кирәк. Агач йортларны файдалануга тапшыру бүген  үсә. Ләкин әлегә кадәр аларның күбесе кешеләр үзләре агач сатып алып, үзләре төзегән шәхси йортлар. Ипотека ярдәме белән дәүләт проектлары, мәсәлән, “Домкомплект” аша мохтаҗларга йорт төзүне киңәйтергә кирәк, – дип чыгыш ясады вице-премьер Виктория Абрамченко.

Төзелеш материалларына хакларның кинәт үсүе беркемгә дә сер түгел. 2021 елда бәяләрнең кискен үсеше күзәтелде. Болар барсы да 2020 елның декабрендә башланды. Ул вакытта металл өч тапкырга кыйммәтләнде. Бу исә металлдан ясалган төзелеш материалларының бәясен күтәрде. Белүегезчә, йорт агачтан эшләнсә дә, аның түбәсен металл белән ябарга кирәк. Шул ук вакытта агач бүрәнәдән эшләнгән  бураларның хакы ике тапкырга артты. Тактаның кубометры 8 мең сумнан 19 меңгә кадәр күтәрелде. Шуннан ничек итеп йорт салмак кирәк  Әлеге дә баягы, алыпсатарлар заманы җитте. Урманчылар агачка хак артуда безнең гаеп юк дип белдерделәр. Безнең төбәктә узган “Урал аръягы -2022” бөтенрусия инвестиция форумында да  урман комплексының Русия икътисадында мөһим урын тотуы һәм Башкортстан урманчыларының да мөмкинлекләре зур булуы ассызыкланды. Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов, көн кадагындагы проблемаларга тукталып, тармак эшчәнлегенә бәйсез рәвештә агач материалларына  хакларның кискен һәм аңлашылмаслык дәрәҗәдә күтәрелүен ассызыклады. Ягъни, төп керемне һәм файданы урманны тәрбяләп үстерүчеләр түгел, ә арендаторлар һәм әзер агач материалы белән сәүдә итүчеләр ала. Яшәү урынына мохтаҗ кешеләрнең кесәсенә   хәзерге бәяләр туры килми, дип чыгыш ясады министр.

Чынлап та, йорт салучыларга дәүләт ярдәме элеккечә калды, ә хаклар 2-3 тапкырга артты. Күпләр дәүләт ярдәменнән башка йорт  салу кебек зур эшне башкарып чыгалмаслык хәлдә калдылар.

Киңәшмәдә Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул агач йортлар төзүдә дәүләт ярдәмен артыру кирәклеген ассызыклады.

–       Безнең министрлык тикшерүләре буенча бүген илдә 3 миллионнан артык кеше шәһәрдән читтә, үз йорты белән яшәүне хуп күрә. Шуларның 57 проценты агач йортта яшәргә тели. Бу – 1 миллион 600 мең кеше дигән  сүз. Узган елда шәхси йотлар төзүгә өстенлекле ипотека буенча 32 мең кредит бирелгән. Өч миллион кеше үз йорты белән яшәргә теләк белдергәндә – бу бик аз, әлбәттә. Ил буенча әзер агач йортлар төзүче 16 предприятие эшләп килә. Аларга  дәүләт субсидиясе белән ярдәм итмәсәк,  алга китеш булмаячак.  Агач йорт алырга теләүчеләргә милли проектлар һәм региональ программалар кысаларында ярдәм күрсәтергә кирәк.  Банклар агач йортлар төзү өчен кредитларын теләр-теләмәс кенә бирә. Алар моны янгын хәвефе белән аңлата. Аннары “Домкомплект” проекты буенча җитештерелгән йортларны  залогка да куеп булмый. Бу да кешеләргә кредит алуда киртә булып тора. Дәүләт  тарафыннан агач йорт төзүчеләргә 300 мең сум заем бирелә. Тик бу акчага бүгенге көн хаклары белән берни дә төзеп булмый. Анысы да үлчәп кенә дигәндәй бүленә. 2023 елга йорт төзүчеләрргә заем өчен 300 миллион сум бүленгән. Бу нибары 1 мең кешегә ярдәм итәргә җитә, ә хаклар көннән-көн арта бара, – дип ассызыклады Ирек Фәйзуллин. Русия хөкүмәте вице-премьеры  Марат Хөснуллин да төзелеш материалларының кыйммәтләнүен афәткә тиңли. Аның сүзләренчә, ил хөкүмәте торак белән тәэмин итү хисабына икътисадны алга җибәрергә омтыла.

–       Бәяләр тагын 15-20 процентка кыйммәтләнсә, гамәлгә кертелгән төзелеш программалары туктап калырга мөмкин. Ә башлаган төзелешләр туктап калса, нәтиҗәсе бик аяныч булачак. Кытайда мәсәлән торак төзелеше ил икътисады үсешенең этәргече. Шуңа күрә без моңа басым ясыйбыз һәм торак төзелеше күләмен арттырырга телибез. Әлбәттә, төзелеш материалларына бәя арту – безнең өчен җитди куркыныч. Ил җитәкчесе агачтан эшләнгән йортлар күләмен арттыру һәм теләгән кешеләрне аварияле йортлардан агач йортларга күчерүне җәелдерү буенча күрсәтмә бирде. Без быелдан башлап бу эшкә тотынабыз. Әлбәттә, агачтан эшләнгән йортларны кирәк җиргә илтеп җиткерү өчен тимер юллар һәм диңгез транспортына субсидия бирергә кирәк булачак. Агачтан эшлщнгән материалларны сатучы арадашчыларны да бетерергә кирәк, – диде Марат Хөснуллин.

14 февраль көнне ъткщн киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте рәисе Андрей Назаров урман сәнәгате материалларын транспортировкалау компенсациясе 80нщн – 100 процентка кадәр күтәреләчәген белдерде. Урман сәнәгате предприятиеләре чыгымнарын каплату өчен алда каралган 300 урынына 500 миллион сум бүленәчәк. Ил җитәкчесе үткәргән киңәшмәдә катнашучыларның күбесе “Домкомплект” проектын тергезүне сорадылар.

Искә төшерик: “Домкомплект” проекты 2011 елдан алып эшли. Ул әзер бүрәнә яисә пиломатериаллар белән борыс торак йортлр комплектын сатып алуга ташламалы заем бирүне күзаллый. Проект гамәлгә кергәннән алып Башкортстанда 17 мең кеше йортлы булган. Әмма проектның эшчәнлеге 2021 елда туктатылды. Сәбәбе хаклар ике тапкыр күтәрелде һәм дәүләт биргән заем күләме җитештерүчеләрнең чыгымнарын капламый  башлады. Йорт комплектларын җитештерү туктап калды. Әйткәнемчә, агач йортларга янгын хәвефые яный, залогка алып булмый дип банклар кредит һәм заем бирүдән баш тарта. Киңәшмә соңында Владимир Путин Хөкүмәт, төзелеш министрлыгы һәм Үзәк банк белән берлектә бу киртәне кичекмәстән бетерергә кирәк дип боерды.

Төзелегш тармагы чынлап та барлык икътисадны алга этәрүче . Монда төзүчеләр дә, урманчылар да, металлурглар да, яшәргә урыны булмаган мохтаҗлар да ота гына. Тик бер бәла: агач материаллары алыпсатарларыннан алып банкларга кадәр бу тармакка аяк чала. Ни өчен шулай?

Фото:rb7.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас