

Республика халкы тарафыннан төбәк башлыгы Радий Хәбировка юлланган мөрәҗәгатьләрнең байтак өлешен җылылык өчен тарифларга зарланулар тәшкил итә. Дөресен әйткәндә, бу җәһәттән аһ-зарларның туктап торганы да юк.
Менә тагын гражданнар, җылылык өчен тарифларның югары булуына зарланып, торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләрен һәм хезмәт күрсәтүче компанияне алыштыруны таләп итәләр.
"Тарифларны өч тапкырга арттырган арадашчыга күпме арттырып түләргә була? Торак-коммуналь хуҗалыгы өчен тарифларны арттыру буенча килешү төзүчеләрне отставкага җибәрергә вакыт.
Ике бүлмәле фатир өчен түләргә квитанция китергәннәр: җылылык өчен 4866 сум. Гыйнвар аенда салкыннар булгалаштырганын аңлап торам, ләкин ай буе түгел бит. Мондый суммаларны БашРТС каян ала ул?! Зинһар, проблеманы хәл итүгә вакыт бүлә башлагыз. Ел саен БашРТС республика халкыннан зур суммалар сава!" - дип зарланган Руслан Ф.