

Минторг мәгълүматларына караганда, 2022 елда Башкортстанда алкогольле эчемлекләр башка елларга караганда күбрәк сатылган.
Халык, гадәттә, нәрсә эчә дип уйлыйсыз? Дөрес, аракы. Республикада яшәүчеләр элеккечә нәкъ менә аракыга өстелек бирә икән. Спиртлы эчемлекләр сату күләменең 47%ын тәшкил иткән ул.
Икенче урында шәраб - 31%. Аны да күп эчәләр. Сыра өченче урынга калган.
Ә Башкортстанның кайсы районында күбрәк эчәләр?
Бу сорауга да җавап бар.Гафури районында эчкелек "чәчәк ата" башлаган. 2022 елда спиртлы эчемлекләр сату анда 14,2%ка арткан.