

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Евразия халыклары ассамблеясе” эшендә катнашты. Анда катнашучылар быел республикада “Евразияне каршылап” дип аталган халыкара спорт форумы үткәрү турында фикер алышты.
Форум Русиянең төрле почмакларыннан, Азия илләреннән һ.б. дус илләрдән күпсанлы спортчыларны, тренерларны, җанатарларны җыячак. Анда катнашучылар милли һәм олимпиаданыкы булмаган спорт төрләрендә көч сынашачак, экспертлар эшлекле секцияләрдә катнашачак.
Форум 24-27 августта узачак һәм Башкортстанда Евразия спорты декадасын ачып җибәрәчәк. Декаданы халыкара Уфа марафоны тәмамлаячак.
Утырышта катнашучылар шулай ук Башкортстан һәм Һиндстан шәһәрләре арасында туганнарча мөнәсәбәтләр булдыру турындагы килешүләргә кул кую турында да фикер алышты.
Фото: .sobkor02.ru