Җәмгыять
16 февраль 2023, 08:30

Авыл башлыклары белән киңәшмә

   15 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Күгәрчен районында республиканың көньяк районнарының авыл биләмәләре башлыклары белән очрашты.

Авыл башлыклары белән киңәшмәАвыл башлыклары белән киңәшмә
Авыл башлыклары белән киңәшмә

15 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Күгәрчен районында республиканың көньяк районнарының авыл биләмәләре башлыклары белән очрашты.Көн үзәгендә җирлекләрнең социаль-икътисади  үсешенең актуаль мәсьәләләрен тикшерү бурычы торды.

   Фикер алышуларда йөздән артык кеше катнашты. Киңәшмә алдыннан республика җитәкчесе сувенирлар һәм кәсепчелек продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

   “Бүген залда җыелучылар иңендә зур җаваплылык йөге һәм аларга хәл итәргә туры килмәгән бер генә мәсьәлә дә юк”,- диде үз чыгышында республика җитәкчесе.

   -Быел безнең алда Дәүләт Җыелышына һәм 700ләп авыл советларына сайлау бурычы тора. Күп авыл советлары башлыклары белән бергәләп без җиңел булмаган юлны үттек. Сез – республиканың зур идарә итү командасының бер өлеше. Безгә властьны ышанып тапшырдылар һәм без кешеләргә ярдәм итү өчен барсын да эшләргә тиеш,- диде Радий Хәбиров. –Бер генә проблема да сезнең күз уңыннан читтә калырга тиеш түгел. Беренче чиратта без махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәргә тиеш.

   Мондый семинарларның төп бурычы, әлбәттә, бергәләп һәр төбәктә булган үсеш ноктасын, конкурентлык өстенлекләрен билгеләү. Кайдадыр бу – яңа авыл хуҗалыгы җитештерүе, эшкәртү, кәсепчелек һ.б.

Фото:glavarb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас