Җәмгыять
15 февраль 2023, 15:59

Уфа районы – исемлек башында

Уфа  районы Башкортстан территориясендә  “Төзелеш  өчен җир” проектын гамәлгә ашыруда иң күп җир участоклары бүленүче муниципаль берәмлекләр исәбенә кергән.  2023 ел башына проект кысаларында торак төзелеше өчен яраклы дип табылган 219 җир кишәрлегенең гомум  мәйданы 67,3 га тәшкил иткән. Бу хакта БР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Пётр Клец  район башлыгы Вилорий Угаров һәм хакимиятнең структура подразделениеләре вәкилләре белән узган күчмә киңәшмәдә сөйләде.

–“Төзелеш өчен җир” –  Росреестр булдырган бердәм мәгълүмати ресурс, ул  торак төзелеше өчен җәлеп ителә алган җир кишәрлекләре һәм  территорияләре хакындагы хәбәрләрне урнаштырыр өчен тәгаенләнгән. Ресурс инвесторларга һәм төзүче оешмаларга үз эшәнлекләрен планлаштырырга, торак төзелешен үстерергә, төбәк территориясендәге кешеләрнең яшәү уңайлылыгын арттырырга булыша, – дип сөйләде Пётр Клец. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас